8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстан өчен тавыш бирәбез: республикабыз “МедиаТЭК” Бөтенроссия бәйгендә катнаша
Массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең мәгълүмат хезмәтләре һәм МедиаТЭК төбәк администрацияләрен сайлау буенча "МедиаТЭК" Бөтенроссия бәйге бара. Җиңүчеләр медиатэк.рф рәсми сайтында ачык интернет тавыш бирү юлы белән билгеләнәләр. 10 ноябрьгә кадәр әлеге сайтка кереп, Татарстан өчен тавыш бирергә чакырабыз.
-
Кышка кергәч, Азнакай районында янгыннар да артты
Ноябрьнең беренче көнендә Карамалы авылында шәхси мунчада янгын чыгып, хуҗага шактый зыян сала. Ә инде берничә көннән Азнакай шәһәре Тукай микрорайонындагы йортта да янгын чыгып, мунча яна. Янгыннарның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре кышкы чорга кергәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакларга киңәш итә.
-
Азнакайда җәяүле туризм техникасы буенча ярышлар узды
Гимназия базасында җәяүле туризм буенча ярышлар узды. Анда 8 команда катнашты. Маршрут 6 этаптан торды: азимут, күтәрелеш, траверс, төшү, төеннәр, текә кичү. Командалар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр. Шулай ук пневматик мылтыктан ату осталыкларын, беренчел медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә белемнәрен сынадылар. "Учаклар" этабы да күңелле узды. Өлкәннәр төркемендә «Азимут» командасы...
-
Алсу Моратова сольфеджио буенча республика олимпиадасында лауреат булды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә искиткеч сәләтлеләр укый. Шуларның берсе - бик күп конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңгән Алсу Моратова. Мәскәүдә сольфеджио буенча узган "Музыкаль мирас" Бөтенроссия олимпиадасында II дәрәҗә лаурат исемен яулаган. Укытучысы Нәфисә Смакованың гына түгел, мәктәпнең горурлыгы ул. Менә тагын бер шундый җиңү: Алсу Моратова 45 яшь музыкант арасында...
-
Азнакайда зур бәйрәм ярминкәсе гөрләде - ФОТОРЕПОРТАЖ
Шимбә көнне "Шифа" сәүдә үзәге каршындагы мәйданнан иртәдән үк бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Азнакай районы Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин район халкын Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас тәбрикләде, бердәм, тату булып, иминлектә яшәвебезне теләде. Монда бәйрәм табыннарына барчасын да: итен, балыгын, яшелчә, җиләк-җимешен - һәммәсен дә алырга...
-
Азнакай районы авылларында наркотикларга каршы проектлар гамәлгә ашырыла
Яшьләр инновацион наркотикларга каршы проектлар республика конкурсы кысаларында Кәкре Елга авылы мәдәният йортында «Сәламәт буын - көчле ил!» дигән чара узды. Анда район үзәк сырхауханәсе наркологы Фәния Рамазанова, мәктәп укучылары һәм педагоглар, авыл халкы катнашты. Бу кичәдә наркотикларның зыяны, гаиләләргә китергән бәхетсезлеге, кайгысы тирәнтен ачып салынды. Шәһәр-район Мәдәният йортының «Юлдаш»...
-
Азнакай район үзәк китапханәсендә ике буын очрашты
Район үзәк китапханәсендә «Сезнең гомер-мизгелләрдән тора» дигән кичәдә ике буын китапханәчеләр очрашты. Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлсинә Хафизова өлкәннәргә тырыш хезмәтләре, яшьләргә биргән төпле киңәшләре, бай тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашулары өчен тирән рәхмәтен җиткерде. Чәй өстәле артында ветераннар узган елларны искә төшереп, хатирәләргә уралып утырдылар. Ә Сәнгать йолдызлары аларга иң матур...
-
«Тыңлаусызлар бәйрәме» Азнакайның Актүбә бистәсендә узды
Актүбә укучыларының көзге каникуллары кызыклы уза. "Развитие" Балалар иҗат үзәгенең педагог Елена Троицкая җитәкчелегендәге "Жемчужинка" берләшмәсендә "Тыңлаусызар бәйрәме" узды. Ул ел да үткәрелә һәм аны балалар көтеп ала. Төрле уеннарда, бәйгеләрдә алар көч сынаштылар, ә соңыннан чәй табыны артында бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Эльвира Кәримова
-
“Азнакай” АФ” җәмгыяте терлекләре кышын махсус эшкәртелгән кукуруз белән сыйланачак
Малкайларны кышын аксымга бай, туклыклы азык белән тукландыру, шул исәптән мул итеп терлекчелек продукциясе алу максатыннан, агрофирмалылар аны 2 мең тонна әзерләп, махсус җиңсәләргә тутырып куйганнар. Җәмгыять әнә шулай яңа башлангыч, яңа технологияләрне кыю куллана. Шуңа да алар игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүдә районда әйдәп баручылар рәтендә.
-
“Көзге калейдоскоп”та Азнакайның 7 нче мәктәбе укучылары җиңде
Азнакай Балалар иҗат үзәгендә "Көзге калейдоскоп" дигән чара узды. Анда 7 нче мәктәпнең 6 Б сыйныфы укучылары, "Радужная страна" һәм "Цветные ладошки" берләшмәсенә йөрүчеләр катнашты. Алар кызыклы конкурсларга һәм викториналарда белемнәрен һәм тапкырлыкларын сынадылар. Спорт ярышларында исә кәгазь кар шарларын кәрҗингә төз ату, шар өреп кабарту буенча көч алыштылар. Җиңүне...