7 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин корбан чалу кагыйдәләре хакында сөйли
12 сентябрьдә мөселманнар зур бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге бәйрәмдә игелекле эшләр кылырга кирәк. Шуларның иң хәерлесе - корбан чалудыр (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: "Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк..."(Тирмизи риваяте)). Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан корбан чалу тәртибе хакында без...
-
Без финалда! Казан өчен тавыш бирик!
200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен үткәрелгән бәйгедә Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финалга чыкты. Бүген конкурсның соңгы, өченче этабы башланды. Иң күп тавыш җыйган ун шәһәр арасыннан ике җиңүчене сайлап алырга туры киләчәк. Исегезгә төшерәбез, Россия Үзәк Банкының яңа купюралар чыгарачагы турында...
-
Азнакай муниципаль районында балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара
15 августтан 15 сентябрьгә кадәр районда балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара. Күзәтчелек бүлеге инспекторлары янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре һәм ВДПО инструкторлары белән берлектә мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрәләр, ата-аналар җыелышларында, класс сәгатьләрендә чыгышлар ясыйлар. Шулай ук янгын чыккан очракта тиз һәм имин эвакуацияләү буенча тренировкалар да, беренче янгын сүндерү чараларына...
-
Азнакай районы территориаль сайлау комиссиясе чиртаттагы укуларын уздырды
6 сентябрьдә Азнакай районы территориаль сайлау комиссиясе чиртаттагы укуларын уздырды. Анда участок сайлау комиссияләреннән 126 әгъза катнашты. Ул лекцияләр һәм презентацияләр формасында үтте. Төп игътибар тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссияләрендә эшне оештыруга, сайлаучылар исемлеге белән эшләүгә, финанс һәм башка сайлау процессы мәсьәләләренә бирелде.
-
Азнакай районы Сукаеш, Татшуган, Үчәлле авыл җирлекләре яңа машиналы булдылар
Татарстан көне уңаеннан Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылучы республика смотр-бәйгесенә йомгак ясалды. Республиканың тотрыклы үсешендә зур мәгънә салган 100 җиңүчегә "Шевроле Нива" автомобиле ачкычлары тапшырылды. Әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булучылар арасында Азнакай муниципаль районының Сукаеш, Татшуган, Үчәлле авыл җирлекләре дә бар.