6 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Чыдамлыкка, осталыкка сынау
Узган атна җомгасында "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең янгынга каршы көрәш күнекмәләрен өйрәнү полигонында компаниянең структур подразделениеләренең янгынга каршы штаттан тыш формированиеләрендә (НППФ) авария-коткару эшләренең торышы, янгын вакытында практик күнекмәләрне куллана белүләре һәм сугышчан әзерлекләрен тикшерү максатыннан оештырылган ярышлар үтте. Аларда дүртәр кешедән торган 23 команда катнашты. "Азнакайнефть" идарәсе командасы түбәндәге составта...
-
Бугаевка хәтерләрне яңартты
Районыбызда югалган авылларны, аларның зиратларын барлау, төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Бу изге гамәлдә район җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, "Ак калфак", ветераннар оешмалары да актив катнаша. Кайчандыр шаулап-гөрләп торган бу авыллар урынында очрашулар үткәрү матур гадәткә әверелде. Шундый очрашу күптән түгел Буралы җирлегендә Фәридә Шәйдуллина оештыруында узган иде. "Ак калфак"...
-
Тырышканны күрә беләләр
Солтанов Рашат Шәйгәрдан улына РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамотасын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган 5нче нефть һәм газ чыгару цехының тантаналы җыелышында бирделәр. Тантанада район, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге дә катнашты. Бу кадәр зурларлар дип үзе дә көтмәгән иде Рашат... Азнакай районының Сарлы авылында Фәүзия апа белән Шәйгәрдан абый...
-
Бер җылы сүз дә җитә...
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын районда бик зурлап үткәрделәр. Безгә, тыл ветераннарына да кадер-хөрмәт олыдан булды. Бер төркем мәгариф ветераннарын 5нче мәктәп залына җыеп, юбилей медальләрен тапшыру тантанасы оештырдылар. Хөкүмәт бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев тапшырды. Соңыннан табын артында үзебез эшләгән елларны искә төшереп утырдык. Чордашларыбыз...
-
Бәйрәмебез белән, нефть тармагы хезмәткәрләре!
Хөрмәтле нефтьчеләр, коллегалар! Һәр елны сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмебез, тормышын нефть һәм газ табу, эшкәртү һәм файдалануга тапшыру белән бәйләгән кешеләрнең биографиясендә билгеле бер урын алып тора. Без, нефтьчеләр, бу бәйрәмне Республика көне һәм шәһәр көне белән берләштереп, барлык халык белән берлектә, алдагы максат-программалар уңышыннан туган күтәренке рухта...