4 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакайда исерек әти үз баласына хөҗүм итә
Азнакай шәһәр прокуратурасы гр. А.га карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул балигъ булмаган баланы интектерү, үтерү белән куркытуда гаепләнә. Җинаятьче исерек хәлдә баланы кыйный, төрле сүзләр белән җәберли һәм аны үтерү белән куркыта. Хөкем ителүче үз гаебен өлешчә генә таный. Әмма барлык дәлилләрне исәпкә алып, суд аңа карата 3 ел да...
-
Коймагы пешә тора, табадан төшә тора. Азнакайда ярминкә узды
- Ярминкә - элек-электән зур бәйрәм булган. Аның исе дә тәмле бит, - ди умартачы Әләм Идрисов. - Өчәр литрлы дүрт банка балымны алып та киттеләр инде. Базарда да алалар, әмма монда күңеллерәк. Чыннан да бик күңелле монда: җаннарны җилкендереп җыр- моң агыла; чатырларда авыл хуҗалыкларыннан килгән апайлар койма гын...
-
Азнакай авыл халкыннан җыелган салым кайда тотылган?
Авыл кечкенәме, әллә ничә урамлы зурмы - барсына да юлы да, суы да, чисталык, тәртип - яшәү өчен һәммәсе кирәк. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турында карары да менә шуны күздә тотып чыгарылган иде. Авыл җирлекләрендәге проблемаларыбызны чишүдәге бу яңа алым, әйтергә кирәк, халык тарафыннан хупланып, референдумнар...
-
Азнакай егетләре хәрби хезмәткә әзер
Элегрәк, солдатка киткән егетләребез авыллар исемнәре язылган баганаларда, клубларда кулъуялыклар төенләнгән бәйләмнәр элеп калдыра иде. Әниләр улларына ипи телеме каптырып, кыерчыкның яртысын киштә түрендә алар хезмәт итеп кайтканчы саклый иделәр. Хәер, иделәр дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер, кайбер авылларда, гаиләләрдә бу йолалар әле дә булса яшәп килә. Узган...
-
Азнакайның ак халатлы фәрештәсе
Урсай авылы егете Рамиль Зарифуллин Камиль белән Нәзирә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Гаиләдә алар биш бала. Барысы да югары белемле, тәрбияле, зыялы. Бүген алар илебезнең төрле шәһәрләрендә гаиләләре белән яшиләр. Нәзирә апаның биш шатлыгы, кызганыч, Камиль абый гына мәрхүм инде. Рамиль урта мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина институтында...
-
Татарстанда котычкыч пожар, 5 бала тереләй янып бетте
Лениногорск районы Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосып Вәлиуллинга карата кузгатылган җинаять эше судка кадәр барып җитте. Биш бала һәм аларның әниләренең гомерен өзгән янгын 9 гыйнварда булган иде. Авыл җирлеге башлыгы ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән гамьсезлектә гаепләнелә. "Авыл җирлеге башлыгы буларак җаваплылык тотам. Әлеге гаиләне күзәтеп...
-
Азнакайда иң яшь әнигә – 17, иң өлкән әтигә – 50 яшь
Азнакай ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, агымдагы елның беренче кварталында районда 200 бала теркәлгән. Бу узган елның шушы чорына караганда 28 нарасыйга күбрәк. Бәбәйләүчеләрнең 70 проценттан артыгын икенче, өченче һәм аннан күбрәк баласын алып кайтучылар тәшкил итә. Игезәкләр ике гаиләдә туган. Быел бала сөю бәхетенә ирешкән иң өлкән әти кешегә -...
-
Азнакайда үткән атнага нәтиҗә ясалды. Җинәятләр, киңәшләр, бүләкләуләр
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Гадәттәгечә, киңәшмә юбилярларны, хезмәттә уңышларга ирешкән райондашларыбызны бүләкләү белән башланды. Узган атна районыбыз өчен чараларга бай булды: торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең I Спартакиадасы төгәлләнде, Азнакайга беренче тапкыр космонавтлар килде, "Ел тәрбиячеге" бәйгесенең зона этабы үтте... Киңәшмәдә...
-
Азнакай йолдызчыклары кабат сәхнә түрендә
Ел саен Яр Чаллы шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында уза торган "Без барысын да булдырабыз" IX республика музыка һәм сәнгать конкурсында Азнакай Балалар иҗат үзәге укучылары лаеклы чыгыш ясадылар. "Сандугач" кашыкчылар ансамбле (җитәкчеләре Әлфия Хаҗиева, Светлана Усманова, Руфинә Шакирова), Әлфинур Шакирова (җитәкчесе Феруза Кадырмаева) - беренче, "Җырла, гитара!" ансамбле...
-
Су басу нәтиҗәсендә 2 азнакайлы һәлак булган
3 апрель көнне бердәм коткару хезмәте телефонына куркыныч хәбәр килеп ирешә. Су күтәрелү сәбәпле, Сарлы авылы күперендә арбада барган 2 ир һәм хатын кызны су агымы юдыра башлый. Сарлыдан 3 чакрымда, Ык елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә, култык барлыкка килә. Әлеге су җыелган урында 3 кеше утырган арба әйләнә. Фаҗига нәтиҗәсендә...
-
Азнакайлылар, баланы кулдан да, күздән дә ычкындырмагыз
Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен уртача - 900-950, ә Татарстанда 25-30 баланың гомере өзелә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов белән әңгәмәбез дә шул турыда сөйләшүдән башланды. - Өй ишеген ябып урамга чыгуга, һәр кеше җәяүлегә, автоһәвәскәргә яки пассажирга әверелә. Шушылар арасында балалар...
-
Азнакайлылар, теплицаны язга әзерлибез
Теплица эчендә җир коры була, күп кенә тәҗрибәсез бакчачылар, туфракны дымлыйбыз дип, кар салып чыга. Шуның аркасында, җир җылына алмыйча, утырту вакытын ике-өч атнага кичектерергә мөмкин. Шуның өчен башта туфракны йомшартып чыгарга, аннары җылы су сибәргә кирәк. Суга ЭМ-1, Эмочек, Байкал-1 кебек туклыклы матдәләр салып сибү тагын да яхшы. Эмочки-Бокаши...
-
5 апрель көнне Айдар Галимовның концерты булачак
5 апрель РГДК Азнакаево Яз бэйрэме! Айдар Галимов "Яна сулыш" исемле программа белэн яңа концерт алып килә! 19.00 башлана тел. 7-06-64