Су басу нәтиҗәсендә 2 азнакайлы һәлак булган
3 апрель көнне бердәм коткару хезмәте телефонына куркыныч хәбәр килеп ирешә. Су күтәрелү сәбәпле, Сарлы авылы күперендә арбада барган 2 ир һәм хатын кызны су агымы юдыра башлый. Сарлыдан 3 чакрымда, Ык елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә, култык барлыкка килә. Әлеге су җыелган урында 3 кеше утырган арба әйләнә. Фаҗига нәтиҗәсендә...
3 апрель көнне бердәм коткару хезмәте телефонына куркыныч хәбәр килеп ирешә. Су күтәрелү сәбәпле, Сарлы авылы күперендә арбада барган 2 ир һәм хатын кызны су агымы юдыра башлый.
Сарлыдан 3 чакрымда, Ык елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә, култык барлыкка килә. Әлеге су җыелган урында 3 кеше утырган арба әйләнә.
Фаҗига нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак була, 1 кеше җәрәхәтләнә, аны артык суыну диагнозы белән Бакалы район үзәк сырхауханәсенә яткыралар.
Кызганычка каршы мондый фаҗигале хәлләр су басу чорында еш очрый. Язгы ташкынга җитди карап, сак булуыгыз сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев