3 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайда “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе утте
16-23 апрель көннәрендә Республика күләмендә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе үтте. Акция бер атналык кына булса да, мәрхәмәтлек чараларын ел әйләнә үткәреп торабыз. Чалпы авылында уңганлыклары, хезмәтне яратулары белән аерылып торган яшьләребез бар. Авылда нинди генә чара узмасын, алар һәрвакыт ярдәмгә килә. Мәктәпнең, балалар бакчасының хуҗалык эшләрендә, парк, зират чистартуда да беренчеләрдән...
-
Мәнәвездә Тукайны искә алдылар
Мәнәвез авылы мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан балалар өчен уен-викторина оештырылды. Бөек шагыйребезнең иҗат һәм тормыш юлы искә алынды, шигырьләре, әкиятләре сәхнәләштерелде. Рәсем бәйгесендә жиңүче Ариана Трофимова, икенче урынны яулаган Ясминә Хәбибуллина, өченче урынга ирешкән Илюзә Габдрәкыйпова истәлекле бүләкләр хәм Дипломнарга лаек булдылар....
-
Азнакайның “Маяк” газетасы редакциясе коллективы – өмәдә булдылар
"Маяк" газетасы редакциясе язгы санитария-чистарыну айлыгында һәр атнада өмәләр ясады. Бүген исә офисыбыз каршындагы урам яктагы агачлыкка тәртип керттек. Көзге яфраклардан соң яшел үлән борын калкытып, тирә-як тагы да яктырып, яшәреп китте.
-
Азнакайлылар зиратларны чистарта
Май бәйрәмнәре җиткәндә, һәр елдагыча, без торган җирләрне, урамнарны, зиратларны чистартуга керешәбез. Мондый өмәләр Сабантуй бәйрәмнәренәчә дәвам итә. Бу көннәрдә районның 26 авыл биләмәсендә дә шундый чистарынау, төзекләнү өмәләре үтә. 30 апрельдә Тымытыкта, 1 майда Мәлбагыш белән Түбән Якый авыллары зиратлары чистартылды, 2 майда Ирекле авылы мәхәлләсе шундый өмә оештырды....