3 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакай укучылары наркотикларга каршы республика профильле сменасында булды
28-30 мартта «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы республика профильле сменасы һәм «Татарстан варислары берлеге» иҗтимагый оешмасы советының утырышы узды. Анда безнең районнан да 6 укучы катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проекта Азнакай муниципаль районы укучылары актив катнаша һәм әлеге темага багышланган акцияләр үткәрелеп тора.
-
“Союз-Агро” җәмгыяте мега-фермасы савымчылары көнгә 17,5 тонна сөт савалар
Бер сыерга көнлек савым 17 кг дан артып китә. Бу район буенча иң зур күрсәткеч. Мега-ферма заманча технологияләр белән җиһазланган, терлекчеләрнең хезмәт шартлары да яхшы. Ә район буенча азнакайлылар көнгә 105,6 тонна сөт савалар. Бер сыерга 13,3 литр туры килә.
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Алабугага сәяхәт кылдылар
Каникул чорында Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары республикабызның төрле тарихи урыннарына сәяхәт кылалар. Язгы каникулда алар Алабуга шәһәренә юл тоттылар. Биредә бөек рәссам Шишкин йортында, Шайтан шәһәрчегендә, тарихи-архитектура һәм сәнгать музее-тыюлыгында булдылар. Күргәзмәләр залында танылган рус рәссамнарының картиналары белән таныштылар. Сәяхәттән алар яңа иҗат дәрте һәм онытылмас якты...
-
В весенний призыв отправятся служить около 80 азнакаевцев
На основании указа Президента России с 1 апреля началась весенняя призывная кампания. С сегодняшнего дня свою работу возобновила и районная призывная комиссия. В весенний призыв отправятся служить около 80 азнакаевцев. С каждым из них проводится отдельная беседа, заслушиваются результаты медкомиссии, члены комиссии также интересуются семейным положением призывников, отношением их самих...
-
Язгы чакырылышта 80гә якын азнакайлы китәчәк
Россия Президенты фәрманы белән 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Бүгеннән район хәрби чакырылыш комиссиясе дә эшчәнлеген кабаттан яңартып җибәрде. Язгы чакырылышта 80гә якын азнакайлы китәчәк. Егетләрнең һәркайсы белән аерым сөйләшү алып барыла, медкомиссия нәтиҗәләре тыңлана, комиссия әгъзаларын аларның гаилә хәлләре, үзенең, әти-әнисенең хәрби хезмәткә мөнәсәбәте белән дә кызыксыналар....
-
Азнакайның 10нчы балалар бакчасы сабыйларына "Коймак" бәйрәме ошады
Шәһәребезнең 10нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар музейда алар өчен үткәрелгән май чабу бәйрәмен әле озак сагынып сөйләрләр. Аларга биредә бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның элек һәм хәзер ничек үткәрелүе, - барсы да бәйнә-бәйнә сөйләнде. Слайдлардагы рәссамнары иҗаты күренешләрен дә йотлыгып карадылар. Борынгы бәйрәмгә атап төшерелгән мульфильмнарны карап кәефләр тагын...
-
Азнакайда әдипләрнең балалар өчен язган китаплары экранга менеп “кунаклады”
2015 ел илебездә кино елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан районның төбәкне өйрәнү музеенда санаторийда дәваланучы балалар өчен ял кичәсе оештырылды. Әдипләрнең балалар өчен язган китаплары ул көнне экранга менеп "кунаклады". Сүз дә юк, тирән эчтәлекле мәгънәви әсәрләр беркайчан да актуальлелеген югалтмый. Музей хезмәткәрләре аларның нәкъ шундыйларын сайлаган да. Төрле...
-
Азнакайда 4 инспектор экологларга ярдәм итә
Кызганычка каршы, елдан ел экология закончалыкларын бозучылар саны елдан-ел диярлек арта бара. Әлбәттә, тәртип салыр өчен бөтен җиргә дә экологларны беркетеп куеп булмый. 2014 елда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы табигатьне саклау хезмәткәрләренә ярдәмгә тапкыр табигатьне саклау буенча җәмәгать инспекторларын җәлеп итә башлаган иде. Бүген безнең районда табигатьне саклау...