1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда соңгы 3 көн эчендә 16 автоһәлакәт булган
Кинәт килгән кыш сәбәпле, Азнакайда автоһәлакәтләр артты Бу елның 10 аенда район юлларында 49 юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше үлгән, 66 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Соңгы көннәрдә кинәт явып киткән кар, бозлавык һәм буран сәбәпле, юл һәлакәтләре аеруча арткан. 30 октябрьдә районыбыз юлларында 4, ә 31 ендә 11 (! )...
-
Азнакайда хәер акчалары салына торган тартманы урлаган кешене тоткарлаганнар
Узган атнада берәү төнге сәгать икедә "Созвездие" сәүдә үзәгенең пыяла ишекләрен вакыт кереп, хәер акчалары салына торган тартманы эләктереп кача. "Бәхете" кирегә киткән каракны тиз табалар, ул моңа кадәр дә хөкем ителгән азнакайлы булып чыга.
-
Азнакайда узган дини викторинаның җиңүчеләре билгеле булды
Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә Әхмәдхади Максудиның «Гыйбәдәте Исламия» китабы буенча викторина узды. Әлеге викторинада 10-15 яшьлек балалар катнашты. Шунысы куанычлы - Азнакай мәчетләрендә укучы балалар белән бер рәттән Әгер, Чалпы, Туйкә авыллыры мәчетләрендә белем алучы шәкертләр дә бар иде. Викторина язма тест формасында узды. Жюри башта кызлар арасында җиңүчене билгеләде....
-
Азнакай юлларын кардан чистарту өчен 20 техника әзерләнгән
Быел кыш кинәт килде, күпләп кар яуды. Юлларда да кар көртләре хасил булды. Азнакай юлларының иминлеге һәм чисталыгын контрольдә тотучы яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе юлларны чистарту максатында 20 техника әзерләп куйган. - Кар яуганның беренче көнендә юлларга тозлы ком сибеп чыктык. Ә икенче көнне иртәнге дүрттән үк...
-
Азнакайның яшь герчеләре республика чемпионатында беренчелекне яулады
Чистай шәһәрендә гер спорты буенча Республика беренчелеге һәм шәхси-команда чемпионаты узды. Азнакайның "Юбилейный" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылары команда беренчелегендә алдынгы урынга чыкты (тренер-укытучылары Җәмил Шакиров). Үз авырлыкларында беренче урынны Илья Волков, Альберт Бәһтиев, Айдар Җаббаров, Айнур Гатауллин, Булат Зарипов, Дмитрий Петровичев яулады. Раян Фәрхетдинов 3 урынга чыкты.
-
Азнакайда туберкулезга каршы көрәш чаралары алып баруга багышланган семинар узды
Авыруны дәвалауга караганда, аның тууына юл куймау күпкә отышлырак, дигән хакыйкатьтән чыгып, район үзәк сырхауханәсендә профилактик чаралар үткәрүгә игътибар елдан-ел арта. Әле шушы көннәрдә генә балаларның иммунитетын ныгыту, туберкулезга каршы көрәш чаралары алып баруга багышланган семинар оештырылды. Анда балаларга үткәрелә торган манту һәм диаскинтестның прививка түгел, ә диагностик тикшерү булуы...
-
Азнакай укучылары 315 китапка икенче тормыш бүләк иттеләр
Азнакай 7 нче урта мәктәбендә "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясе узды. Ул өйдә киштәдә тузан җыеп ятучы китапларның тормышын озынайтырга, башкаларга күңел җылысы өләшергә мөмкинлек бирде. Акциядә укучылар гына түгел, ата-аналар да, хезмәткәрләр дә актив катнашты. Мәктәп китапханәсе фонды тагын 315 китап һәм журналга баеды. Иң күбен 4 А...
-
Азнакай балалары бушлай кинога гаиләләре белән йөри
Гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү максатларында мәгариф идарәсе һәм «Восток» кинотеатры инициативасы буенча менә икенче ел инде «Кинога бар гаилә белән» дигән проект тормышка ашырыла. Һәр шимбәдә 15.00 сәгатьтә балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән үзебезнең ил киноларын һәм мульфильмнарын бушка карыйлар.
-
Азнакай халкы газета-журналларга язылган өчен телевизор ота ала, берәү бар инде
Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә. 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән «Газета-журналларга язылган өчен - телевизор!» акциясендә катнашырга 161 хат килгән булган. Исегезгә төшерәбез, катнашучыларның барсы да 12 савыт-саба...