1 июнь 2012 яңалыклары
-
Электрон тәмәке турында ни беләбез?
31 май- Тәмәкедән баш тарту көне Беренчедән, электрон сигаретларның куркынычсыз булуы һәм тарту гадәтеннән аеруда нәтиҗәлелеге фәнни яктан расланмаган. Икенчедән, алар киресенчә, тартучыларны бу яман гадәткә ымсындыра гына, чөнки аларны тарту тыелган урыннарда да куллану рөхсәт ителә. Өченчедән, электрон сигаретлар матур тышлыкта, төрле тәмләткечләр (конфетлар, җиләк-җимеш, печенье һ.б.тәме) кулланып ясалганлыктан,...
-
Рухи яктан баеп кайттык
Тарихи-мәдәни мирас елы уңаенннан республика күләмендә уздырылган "Сездә ничек? Бездә шулай!" конкурсында мәктәбебездән 3 укучының җиңүчеләр арасында булуы бездә горурлык уятса, Тукайның туган ягына барасыбызны белү исә шатлык хисе өстәде. Конкурсны йомгаклау кичәсе Арчада узды. Кичә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү һәм концерт номерлары белән чиратлашып барды. Арча җиренә килеп тә, Тукай...
-
Актүбәлеләр үзенчәлекле чыгыш ясады
Татар милли мәдәниятен саклау һәм баету, халык иҗатын популярлаштыру максатыннан, беренче тапкыр республика дәрәҗәсендә Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка багышланган «Халык моңы - Илһам» фольклор фестивале үтте. Бу җыр бәйрәме Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировның иҗат йортында булды. Анда Тукай, Сарман, Мөслим районнары һәм Зәй, Менделеевск...
-
Районда 2400дән артык сугыш ветераны өстәмә түләү алачак
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 67 ел тулу уңаеннан РФ Президенты фәрманы нигезендә Пенсия фонды июнь аенда сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү үткәрәчәк. Пенсия фондының район идарәсе начальнигы урынбасары Р.Вафина хәбәр иткәнчә, безнең җирлектә андый түләүләрне 2400дән артык ветеран алачак. -5 мең сум күләмендә акча Бөек Ватан сугышы...