1 июнь 2012 яңалыклары
-
Балачак– гомернең иң рәхәт мизгеле
Иң бәхетле, кояшлы, рәхәт көн ул балачак бәйрәме. Без, өлкәннәргә, яшь буынның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуыбызны янә бер кат искәртү көне. Дәүләт һәм җәмгыять балачакны кеше тормышының киләчәккә нигез салучы иң мөһим этабы дип саный. Авыр хәлдә калган балаларның игътибарга аеруча мохтаҗ икәнлеген без беркайчан да онытырга тиеш...
-
Райондашлар – газетабыз турында
Миргазиян Динмөхәммәтов: "Эш көнемне "Маяк"тан башлыйм" Районыбызда эшмәкәр, "Лидер-авто" ҖЧҖ җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтовны белмәгән кеше юк. Ул бизнесын алып барырга да, хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә, район Советы депутаты эшчәнлегенә дә җитешә. -Эш көнемне "Маяк"тан башлыйм, - ди ул һич арттырмыйча. - Район газетасы үзен хөрмәт иткән һәр җитәкченең өстәлендә булырга...
-
«Маяк»– сердәшче, киңәшче, якын дус!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2012 елның икенче яртыеллыгына «Маяк» газетасына язылу тәмамланып килә. Хәзер мәгълүмат чараларын сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Шулай да район газетасы үзенчәлекле. Район тормышындагы барлык яңалыклар, вакыйгалар белән бары тик «Маяк» газетасыннан гына укып танышырга мөмкин. Район газетасы - иң якын туганың кебек, гади, аңлаешлы, үзәктәгесен өздереп...
-
Көн туса яңа хәбәр
2 июньдә 9.00 сәгатьтә Азнакай муниципаль районы аэродром мәйданчыгында дельтаплан һәм җиңел самолетларда күрсәтмә чыгышлар була, 13.00 сәгатьтә 18 яшьтән башлап теләгән кешеләргә очып карау мөмкин булачак. Агымдагы елның 5 аенда 116 пар рәсми рәвештә никахларын теркәделәр. 2011 елның шул чорына исә ЗАГС хезмәткәрләре 141 парга язылышу турында таныклык биргәннәр....
-
Зур уңышларга аның тырышлыгы белән ирешелде
"Татарстан ВАМИН" ААҖ филиалы - Азнакай май заводы бүгенге көндә сөт эшкәртү һәм сөт продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә. Әмма төрле чорлар булды. 1970 елларда заводның хәле бер дә шәптән түгел иде: цехлар торышы начар, административ бинаның исеме генә, заманча җиһазга кытлык... Ул чакта заводны киләчәктә ни көтүен берәү дә күз...
-
Үткәннәрсез киләчәк юк
Ветераннар советында эшлекле сөйләшү Архив мәгълүматларына караганда, 40 ел элек, 1972 елның октябрендә район комсомол конференциясендә Азнакай районы ветераннар советын төзү турында карар кабул ителә. Ул елларда комсомол райкомы секретаре Суфия Кашап кызы Җамалиева була. Конференциядә КПСССның райком секретаре Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдинов җитәкчелегендәге районның барлык җитәкчеләре дә катнаша. Яңа...
-
Балаларны эшче һөнәре кызыксындыра
Шушы көннәрдә генә шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә белем алучы 10 нчы "б" сыйныфы укучылары укытучылары Клара Гәрәйшина җитәкчелегендә Азнакай ПАТПсында кунак булып киттеләр. Биредә алар предприятиенең ярты гасырлык данлы тарихы белән таныштылар, җитештерү цехларында, ремонт боксларында булдылар, эшчеләр, автобус йөртүчеләр белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җавап таптылар. Яшүсмерләр арасында...
-
Авылыбызның горурлыгы ул
Бу язманы Азнакай районы Илбәк авылында гомер итүче, 38 ел авыл китапханәсен җитәкләп, лаеклы ялга чыгып, бүгенге көндә үзенең 75 яшен балалары, оныклары, туганнары белән каршы алучы Билалова Асия Габделбәр кызына багышлыйм. Гомер китабын актарып карасаң, төрле чорның михнәтләрен аның үз җилкәсендә кичерүен күрәсең. Асия 1937 елның май аенда Украинаның...
-
Бер тапкыр һәм озакка
Яз җитүгә 5 нче катта яшәүчеләрнең фатирларын су баса башлый. Бу хәл тәмам үзәккә үтте, чөнки без 2007 елдан бирде шулай интегәбез. Бу мәсьәлә белән кайларга гына мөрәҗәгать итеп карамадык. Түбәнең тишек урынын гына ямыйлар да китәләр. Ә инде язын түбәдән карны чистартканда ямалган урыннарга кабат зыян салалар һәм нәтиҗәдә...
-
Спорт яңалыклары
Бокс Яшүсмерләр арасында узган бокс буенча традицион Бөтенроссия ярышларында безнең боксчы Ренас Галиев (тренеры - Мурат Галиев) 2 нче урынны яулады. Баулы шәһәрендә тренер И.С.Чернов истәлегенә багышланган бокс буенча 12 нче ачык Бөтенроссия турнирында "Юбилейный" спорт мәктәбе тренер-укытучысы М.Галиевта шөгыльләнүче Д.Фәттахов, А.Хисамов, А.Хәйруллин, М.Хәйретдинов уңышлы чыгыш ясап, беренче өчлеккә эләкте....
-
Сәләтле балалар мәктәбе
Узган ел ноябрьдән башлап районның күп кенә укучылары химия буенча Уңыш мәктәбендә тирәнтен шөгыльләнеп, Галия Салифова җитәкчелегендә бердәм дәүләт имтиханына әзерләнде. Үз фәненә мәхәббәт уятуда һәм укучыларның табигый сәләтләрен үстерүдә Галия Мәскат кызы иҗади биремнәр, кызыклы тәҗрибәләр куллана. Тирәнтен программа буенча укыту яхшы нәтиҗәләрен дә бирә, аның укучылары мәктәп, район,...
-
Чәчәкләрне урлаганнар
"Чулпан" иминият компаниясе ишек алдында үскән чәчәкләргә кем генә сокланмый уза икән?! Иртән эшкә баручыларның да, поликлиникага килүчеләрнең дә күзләрен иркәләп, күңелгә шатлык өләшеп утыра алар. Ә менә бер көнне вәхшилеккә тап булдым - роза гөлләрен төбе-тамыры белән казып алып киткәннәр. Элекке елларда әле чәчәкләрен генә өзәләр иде. Бер юньсезе...
-
Читтә калгач – үкендерә
Камышлы авылына кайтып, мәрхүмнәребез яткан зиратны карап, каберләрен җыештырып килергә булдым. Ерактан ук төзек, тәртипкә китерелгән мәңгелек йортыбызны күреп, йөрәк чымырдап куйды: мин нишләп өмәдә булмадым, үз өлешемне кертә алмадым? Бик кыен халәттә идем. Әнә нинди зур эш башкарганнар: колач җитмәслек булып үскән агачларны кисеп су буенда яндырганнар, бик әйбәт...
-
Барыбызга да шатлар
Лаеклы ялга чыгып, вакыт күбәеп киткәч, китап укырга хәвәсләнеп киттем, район китапханәсенә йөри башладым. Кайчан гына барып кермә монда ягымлы йөз, тәмле тел белән каршы алалар. Китаплар сайлашып, сабыр гына сине тыңлап, яхшы теләкләр белән озатып калалар. Бигрәк тә Фәүзия Исламова, Әлфия Әхмәдиева, Валентина Горшуноваларга мин бик тә рәхмәтле. Язылыгыз,...
-
Сугышчының туганнары табылды
«Маяк» газетасының 8 май санында «Сугышчының туганнарын эзлибез» башы астында «Хәтер Китабы» редакциясе хезмәткәрләреннән килгән хат дөнья күргән иде. Алар анда әсирлектә булган райондашыбыз турында мәгълүматлар табылуы һәм туганнарын эзләү максатыннан, язманы газетада бастыруыбызны сораганнар. Язма газетада басылып, озак та тормады редакция почтасына түбәндәге эчтәлектәге хат килеп төште: Бу язманы...