30.01.2025 Ставропольский край, г. Будённовск Александр Безгодкин
Хәерле төн теләп, сиңа бүген дә,
Йөрәк түремнән сүзләр тезәмен.
Син өйрәттең, мине бүген дә,
Бүген дә кабат, хатлар язамын.
Син өйрәттең, күз яшьләре белән,
Тормыш сынауларын, ничек үтәргә.
Бирешмәдем, түздем, синең белән,
Өйрәттең син мине, ничек яшәргә.
Рәхмәт сиңа, синең белән генә,
Мин аңладым тормыш кадерен.
Шулай буласы булган диеп кенә,
Бары кала яшисе, белеп кадерен.
Сиңа әйтер сүзләр бик мәгьнәле,
Күңелем түрендә, күптән ята ул.
Ничек кенә булса да, ул мәгънәле,
Әйтеп бетермим, һаман кала ул.
Күзгә-күз карашып, әйтмәсәм дә,
Мин тырышырмын, сүзләр язырга.
Шигырь укып, бер сүз әйтмәсәм дә,
Син онытма, хатка салырга.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, рәхмәт кешем,
Синең белән генә, кеше булдым мин.
Син күрсәттең балачагым минем,
Елый-елый, искә төшердем мин.
Күпме генә, сүзләр язсам да хәзер,
Барыбер җитмәс ахры күңелгә.
Ләкин онытма, бүген һәм хәзер,
Мин синеке гомер-гомергә.
Алда тагын матур яшьлек көтә,
Рәхәт тормыш көтә, иншаллаһ.
Булганына шөкер итеп кенә,
Рәхмәт укыйм сиңа, я Аллаһ!
Нет комментариев