Бәрәңге кыйссасы
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибарга Халидә Галимованың «Бәрәңге кыйссасы» исемле шаян хикәясен тәкъдим итәбез.
Башын укыгыз > 1 https://aznakaevo-rt.ru/news/adabiiat/barange-kyissasy, 2 Тулырак: https://aznakaevo-rt.ru/news/adabiiat/barange-kyissasy-1724759455
– Булмаса, ими дә каптырыгыз инде. Аның яшендә минем өч балам бар иде. Урман кисеп, өй салдым. Агач төшеп аяк сынгач, гипслы килеш бура бурадым. Ниткән ир-ат болар? – дип, лач итеп төкерде дә, өйгә кереп китте. Ул арада кичә майлы шулпадан соң берүзе ярты бәлешне ашап бетергән Дамир кияүнең ашказаны бу хәлгә чыдамады. Менә генә бәдрәф ягыннан чалбарын күтәреп килеп көрәккә тотынуга, нидер исенә төшкәндәй, тузан туздырып тагын торып чапты. Яу кырында батырлар кимегәннән - кими барды. Ничек кенә тырышса да, биле бөгелмәгәнгә, бәрәңгене утырып җыючы Каринага да чират җитте. Аның кинәт акырып елап җибәргәненнән куркып, үләргә яткан Тимерлан да сикереп торып утырды. Эшне ташлап бар халык Карина янына җыелды. Өйдә коймак җиткереп йөргән Гөлсинәгә хәтле оекчан килеш очып чыгып җитте. Кулын тотып, илереп акырган оныгы, аның янында ике мичкә кебек тәгәрәп йөргән улы белән киленен күреп өне китте аның:
– И ходаем,әллә елан чактымы? – дип оныгына барып тотынды. Бераз вакыттан соң эшнең нидә икәне ачыкланды. Каринаның кичә генә салонда ясаткан тырнагы сынган икән.
– Кеше кулы өзелсә дә бу чаклы кыланмас, бу хәтле акыруга бакча артындагы тана куркудан бозау салгандыр инде, – диде аксак- туксак тавышка йөгереп килгән Хәким карт эшнең нидә икәнен аңлагач.
– И, әти, син что понимаеш, – диде теге әтәч шаукымыннан айныган килен. – Өч меңгә ясаткан маникюр бит ул. Баланың иртәгә день рождениега барасы бар. Елама кызым, әйдә керәбез.
Кызны ике яклап култыклап әтисе белән әнисе өйгә кертеп куйдылар. Алар артыннан, кулына телефонын тоткан килеш, элкен-селкен килеп Тимерлан да диванга кереп ятты.
– Улым, торып йөрмә, сотрясение була күрмәсен, – дип калды аның артыннан әнисе.
Кеше булмагач, капчык авызы булса да тотып торыйм дип чыккан Хәким карт сүзсез кала алмады:
– Ул башта селкенер әйбер бар дип уйлыйсыз мени? Мие булган ир көрәк сабына менеп сикерми ул. Аның яшендә кая менеп сикерергә бик шәп белә идек без. Өйләнә дә алмас, ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас.
Гөлсинә карчык ике арада йөреп арып бетте. Инде бер - ике тамчы яңгыр да тамып алды. Аптырагач, колагына телефонын тыгып бераз тынычланган Карина янына килеп башыннан сыйпады:
– Кызым, хәлең рәтләнгән бугай, әйеме? – дип сорады. Кыз колагыннан телефон бавын алып, башын селкетте.
– Балам, мин бакчага чыгам, менә таба, менә май, менә әзер камыр, син коймак пешер инде. Берәр ярты сәгатьтән чәйгә керербез. Ярармы, бәбкәм?
Кыз башын селкеде. Гөлсинә карчык абына - сөртенә бакчага ашыкты. Бераздан ачыккан, арган халык йортка ашыкты. Борынга көйгән ис бәрелде. Өй эче зәңгәр төтен белән тулган иде. Гөлсинә карчык коты очып газ плитәсенә ашыкты. Анда бер урында суы беткән чәйнүк сикерсә, духовкада бөтен булган коймак камыры тутырылган таба көеп утыра иде. Берсе диванда, берсе тахтада колакларын телефон бавы тыгып тәмләп йоклаган балаларын уятып, исән-сау икәннәренә куанган әти-әниләр, әтәчсез калуга ачу итеп әллә ни булдыра алмаган тавыклар астыннан булган күкәйне алып кереп кыздырып тамак ялгадылар. Аннан соң бәдрәф белән ике арада чабып иза булган кияүнең киңәше белән, ашагач эшләүнең зыянлы икәнен тыңлап, бераз ял итеп алырга булдылар. Кайсысының борын сызгыртып, кайсысының бүрәнә селкетерлек итеп гырлавын тыңларга көче җитмичә, Хәким карт мунча яңартырга чыгып китте. Гөлсинә карчык аяк очларына гына басып, балалар кайтуга дип тоткан тозлы каздан шулпа салып җибәрде. Ул арада тәрәзәгә шыбыр – шыбыр бәреп яңгыр ява башлады. Көч-хәл белән уянып чыгып, казылган бәрәңгене икегә бүлеп, машиналарга төяделәр. Мунча кереп, майлы шулпа эчкәннән соң, өйдәгеләр урыннарына тәгәрәште. Хәким карт кичәге урынга менеп ятты. Балаларга күчтәнәчләр хәстәрләп йөргән Гөлсинә карчык инде йорттагылар тирән йокыга талгач кына аягын көчкә сөйрәп карты янына менеп башын төртүгә үк йоклап китте. Каз шулпасыннан баш тарта алмаган кияү генә төнне йорт белән абзар арасында йөгереп үткәрде.
Иртән ялтырап кояш чыккан иде. Иртәгә эш көне булганга, балалар берәм-берәм чыгып машиналарына төялделәр. Башы бәйләнгән Тимерлан белән бармагы марляга чорналган Каринаны әниләре машинага җитәкләп чыгарды.
– Бәлки теге атнага кайтып булмасмы әле, – дигән булды кызы Илүзә. Эчен тоткан, чыраена карасаң, кичә генә бөтен туган - тумачасын җирләгән кешегә охшаган Дамир кияү сүзгә кушылмады.
– Балаларның иске гаршугы бар. Астыңа куеп утырмыйсыңмы, кияү? – диде Хәким карт аңа карап көлмәскә тырышып. Карчыгы дык итеп кабыргасына төрткәч, капка төбенә барып басты.
– Без точно кайта алмыйбыз. Каринаны Туниска ялга озатабыз. Укуын бетереп, баланың әле юньләп ял да иткәне юк, – диде килен түгәрәк гәүдәсен көчли-көчли машинага урнаштырып маташканда.
– Юк, юк берүк йөрмәгез. Ничек тә алып бетерербез, – диде ике төн буе каты сәкедә ятып биле ару гына турайган Хәким карт. Гөлсинә карчыкның көче балаларына кул изәп, быдыр-быдыр догаларын укып калырга гына җитте. Менә - менә җиргә тиям дип торган машиналар кузгалуга, ул лып итеп карты янына капка төбендәге утыргычка барып утырды. Машиналар күздән югалгач, карчык яулыгы белән күзен сөртеп:
– И, атасы, әле дә балалар бар инде. Ни эшләр идек, – дип куйды.
Кояш бераз җирне җилләткәч, Хәким карт абзардан көрәк алды да бәрәңге бакчасына атлады. Аның артыннан чиләк, капчыкларын тотып, Гөлсинә карчык та теркелдәде. Әтәчләрен югалту кайгысыннан бераз айнып, ике көн буе куркышып абзардан чыкмаган тавыклар кыткылдашып ишек алдына таралышты...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев