Бәрәңге кыйссасы
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибарга Халидә Галимованың «Бәрәңге кыйссасы» исемле шаян хикәясен тәкъдим итәбез.
Башын укыгыз > https://aznakaevo-rt.ru/news/adabiiat/barange-kyissasy
Гөлсинә яңа ябылып барган ишеккә карап картына төртеп алды:
– И шушының телен, эткә атсаң, эт ашамас.
Аннан йөгереп барып Санияның салам ябышкан өсләрен каккалап, җитәкләп, үзе киленен бәдрәфкә озата китте. Өйгә кергәч, стресс булган киленгә дару каптырып, урынга яткырдылар.
– Ул бандит әтәч барында үлсәм дә тышка чыкмыйм, – диде килен бер сәгатьтән көчкә телгә килеп. Ишек алдында кукраеп йөргән әтәч үзенең язмышы хәл ителгәнен дә белмичә, койма ярыгыннан күршенең чуар тавыкларын күзли иде.
Кичкә Казаннан кызы Илүзә белән кияве Дамир, оныклары – утыз яшьлек Тамирланны ияртеп кайтып төштеләр. Үзенең нинди гөнаһ өчен вафат булганын да аңламыйча, бөтен урамның тавыкларын ятим калдырып, кызыл әтәч казанга чумды. Йортка күптәннән газ кереп тә сүтелми калган мичкә бәлеш кереп утырды. Бар да өстәл янына җыелгач, теге ике оныкны ашата алмый ах итте Гөлсинә карчык. Беренчедән, алар икесе дә кулларыннан телефон төшермиләр, икенчедән, сумкаларыннын алып бертуктаусыз шатыр-шотыр теге чипсы дигән нәрсә кимерәләр дә, каплы сок эчәләр. Телефоннарына багынып утыра торгач, икесе ике диванда йоклап киттеләр. Балаларны борчымыйк дип, аларга тиюче булмады. Әтәч белән бәлештән соң, юлда бик арытты дип өйдәге калган ике тахтаның берсенә малай белән килен, икенчесенә кыз белән кияү ятып, тәмләп әвен базарына киттеләр. Иртәгәге мунчага себерке әзерләп йөрүче Хәким, кергәч, кая ятарга белми торды. Карчыгы мич артында каз утыртырга дип ясаткан такта сәкегә икесенә ничек кирәк, шулай урын салып, менеп яткач, Хәким карт тар ятакта кулын кая куярга белмичә, карчыгының биленә салды. Гөлсинә яшь чактагы сыман кеткелдәп:
– Тик ят, карт шайтан, өй тулы балалар, – дигән булды.
Иртән өйдә мәшхәр башланды. Сугыш кырына әзерләнгән кебек өр- яңадан тамак туйдырып, кат-кат киенеп, өч көрәк белән бакчага чыктылар. Кулына төкереп, көрәккә иң беренче тотынган Илгизәр биш –алты рәт чыгуга хәле бетеп, җир башына барып ауды. Әтәч һөҗүменнән һаман айный алмый йөргән килен тиз генә машинадан кан басымы үлчи торган аппарат алып чыгып, иренә таба тәгәрәде. Илгизәргә дару эчереп, утырып торырга гына кушылды. Оныклары Тимерлан башта көрәккә бер аягы белән басып карады. Җиргә батырырга көче җитмәгәч, ике аягы белән менеп сикереп маташканда, көрәк бу чаклы интектерүгә түзмичә, сабы белән егетнең маңгай шәрифенә тартты. Тегесе бераз селкенеп торды да, башын тотып чүгә башлады. Моны карап торган әнисе Илүзә чебие янына очып килгән тавык кебек чырыйлап, бер якка кышаеп барган улына барып тотынды. Тимерланны җиргә сузып салдылар. Маңгай бераз кызарып, шешеп чыккан иде. Өйдә табылган бинт, Гөлсинә карчыкның ырматизын ышкый торган спирт кебек әйберләр белән егеткә беренче ярдәм күрсәтелде. Салкын сулы чүпрәк ябып баш астына иске мендәр кыстырып, ятып торырга куштылар. Әнисе машинадан алып килеп аның өстенә җылы япма салды. Бу хәлләрне карап торган Хәким картның чыдамлыгы төкәнде:
Дәвамы бар…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев