Гаиләдә төпчек бала булып туган Айгизә әнисенең җылы кочагында иркәләнә дә алмый калды. Бер-бер артлы туган алты бала, әниләре бавыр чиреннән дөнья куйганда, балигълык яшенә дә җитмәгәннәр иде әле.
Әнисез ачлы-туклы гомер үз көенә ага торды. Йомшак холыклы әтиләре, балалар әни назына тиенер дип, икенче хатынга өйләнде. Әмма үги әни...
Гаиләдә төпчек бала булып туган Айгизә әнисенең җылы кочагында иркәләнә дә алмый калды. Бер-бер артлы туган алты бала, әниләре бавыр чиреннән дөнья куйганда, балигълык яшенә дә җитмәгәннәр иде әле.
Әнисез ачлы-туклы гомер үз көенә ага торды. Йомшак холыклы әтиләре, балалар әни назына тиенер дип, икенче хатынга өйләнде. Әмма үги әни әкиятләрдәгечә рәхим-шәфкатьсез булып чыкты. Гаиләдә уртак бала тугач, барлык балага да әни булып килгән хатын бөтен игътибар-назын шуңа юнәлтте.
Беркөнне Айгизәнең апасы юкка чыкты. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, зиратка барып карарга булдылар. Кыз, чыннан да, шунда иде. Әнисенең каберен кочаклап яткан да, үкси-үкси елый... Шул көннән аның колаклары ишетмәс булып калды. Иң олы апаларын һәм абыйларын, билгесез сәбәпләр аркасында, төрмәгә ябып куйдылар.
Айгизә авырлыкларны җиңә-җиңә җиткән кыз булды, тәүге сөю, беренче саф хисләр... Тик тормышка чыккач та сөеп-сөелеп кенә яшәү насыйп булмады аңа. Үги ана белән инде шактый кыен ашаган кызга каенананың да аеруча зәһәре эләкте. Улы белән килене арасында сафура бураннары уйнатып, нахак гаепләр тагып, улыннан еш кыйнатты ул Айгизәне. Нәтиҗәдә, беренче балалары үле туды. Авырлыклардан инде шактый чарланган Айгизә тешен кысып түзде. Сабырлыгына бүләк рәвешендә бер-бер артлы өч балалары туды. Ләкин хатын тормышта ак юл башланды дип уйларга өлгермәде, эшкә чыгып киткән иренең үлүе турында хәбәр иттеләр. Гап-гади ялгыш адым гомерен өзгән иде аның. Әле кырык яше дә тулмаган килеш өч баласын кочаклап ялгыз калды Айгизә. Ә усал телле каенана, җае чыккан саен: "Улымның башына син җиттең", - дип нахак бәла ягып, җанын телгәләде. Тормыш йөген сөйрәп, кечкенәдән нахакка битәрләүләр, кимсетү-кыерсытулар күреп тәмам арыган Айгизәнең башына кайвакыт: "Әллә асылынып үлим микән?" - дигән гөнаһлы уйлар килде. Балаларының дөм ятим калачагыннан куркып кына ниятеннән кире кайтты.
Аннан: "И-и, җүләр хатын, бу балалар синнән башка кемгә кирәк? Хәзер бөтен көчеңне, тырышлыгыңны, тормышыңны аларга багышларга тиеш син", - дип үзен шелтәләде һәм тәкъдим ясаучы булган очракта да кабат кияүгә чыкмаска, өйгә үги әти кертмәскә дигән карарны күңеленә ныклап беркетеп куйды.
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев