Синең кешеләрең, Азнакай!
Кешеләр үз яшьләреннән күпкә яшьрәк күренәләрдер, шуңа кем белән булса да очрашканда син аның яшен авырлык белән генә билгелисең һәм үз-үзеңә: «Мине каршы алырга кем чыкты соң, язма героемы, әллә кызымы?»– дигән сорауны бирәсең.
Бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Тәгъзимә Шәрәфиева белән очрашуга баргач та иң беренче туган сорауларның берсе бу.
Ишегалдыннан ук шау чәчәктә утырган роза, клематислар, каралган яшелчә-җимеш түтәлләре каршы ала. Алмагачлар һәм слива агачлары сыгылып утыра... Бу матурлыкны, сый-нигъмәтне тизрәк фотога төшереп каласы килә.
– Быел барысы да бик уңды, – ди әңгәмәдәшем, күз карашын минем объектив артыннан юнәлтеп.
– Мин җир эшен бик яратам. Әлбәттә, бу эштә төп ярдәмчеләрем – балаларым, – дип өстәп куя ул, мактанудан курыккандай.
Гаҗәеп тыйнак кеше Тәгъзимә апа.
– Мин бит бухгалтер, гомер буе саннар белән эшләдем, сезгә үзем турында нәрсә сөйләргә дә белмим, – ди ул үзе турында сөйләвен үтенгәч.
1945 елда Бөек Җиңү көне белән гаиләгә тагын бер шатлык килә: кызлары туа.
– Әтине 44 нче елда авыру сәбәпле демобилизацияләделәр . Дүртенче бала булып мин тудым. Гаиләдә без алты бала үстек, – ди Тәгъзимә апа.
Азнакай шәһәре 1 нче мәктәбендә 11 нче сыйныфны тәмамлаган кыз шунда секретарь-машинистка булып эшли башлый. Мәскәү финанс техникумын тәмамлагач һөнәр училищесына кассир булып урнаша. 1966 елда кияүгә чыга. 1970 елдан халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында матди бухгалтер булып эшли башлый, ә 1980 елдан 26 ел, пенсиягә кадәр, баш бухгалтер булып эшли.
Хезмәт ветераны, нәтиҗәле хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Алар шул еллар истәлекләре белән бергә бик кадерләп саклана. Оешма ул чорларда һәрвакыт алдынгы урыннарда була. Бердәм коллектив халыкка нинди генә хезмәт күрсәтми. Шунда ук ательесы һәм чәчтарашханәсе, киез итек һәм трикотаж цехы, фотосалон һәм көнкүреш техникасын ремонтлау цехлары була. Ләкин 90 нчы елларда җитештерү цехлары бер-бер артлы кими һәм көнкүреш йорты яшәүдән туктый.
Тормыш иптәше Таис Салих улы белән алар ике үстерәләр. Бүген инде дүрт оныклары әм дүрт оныкчыклары бар. Кызларының берсе әнисе һөнәрен дәвам итә, ул да бухгалтер.
Кече кызлары – Регина – үзәк район сырхауханәсенең баш шәфкать туташы. Әнисе турында сөйләгәндә ул беренче урынга “җаваплы” сүзен куйды.
– Аның әнисенә, ягъни әбиебезгә, апасына карата бик сак мөнәсәбәте безнең өчен дә, балаларыбыз өчен дә үрнәк булып тора, – ди ул.
Гаилә башлыгын Тәгъзимә апа бүген дә сагынып, җылы хисләр белән искә ала.
“Тормышка ашмый калган хыялларыгыз бармы?” – дигән сорауга әңгәмәдәшем машина йөртергә өйрәнмәдем, дип куйды.
– Ирем һәрвакыт кая кирәк, шунда алып бара иде, ә хәзер машинабыз тик тора, – дип дәлилли ул үз җавабын.
Капка төбендә үсеп утырган кура җиләге куаклары бәйләмнәргә җыелган.
– Инде вакытмы? – дип сорап куям.
– Әйе, – дип тыйнак кына җавап бирде язма героем... Безнең танышуыбыз да нәкъ шундый булды: җылы, гади, эчкерсез. Тормышны бар булганы белән яраткан кешеләр шундый була торгандыр да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев