Шигырьләрендә – туган як моңы
Очрашу мизгеле 7 нче мәктәпнең 7 нче "А" сыйныфы укучылары Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, М.Хәсәнов, Һ.Такташ, Р.Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗев белән очрашу үткәрде. Һәркемнең гомере буе күңелен җилкендереп торучы туган ягы була. Илдус абыйның шигырьләрендә туган авылын, халкын яратуы чагылыш тапкан. Ул районыбызның 38 авылына багышлап...
Очрашу мизгеле
7 нче мәктәпнең 7 нче "А" сыйныфы укучылары Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, М.Хәсәнов, Һ.Такташ, Р.Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗев белән очрашу үткәрде.
Һәркемнең гомере буе күңелен җилкендереп торучы туган ягы була. Илдус абыйның шигырьләрендә туган авылын, халкын яратуы чагылыш тапкан.
Ул районыбызның 38 авылына багышлап шигырь язган. Кызы Резедә - мәктәбебезнең музыка укытучысы, аларны көйгә салган. Кичә барышында берничәсен башкарды да.
Илдус абыйның балачак еллары гына түгел, гомер юлы авыл белән бәйләнгән. Аның эше - халык күз алдында, уйлары - шигырьләрендә.
Очрашуга үзәк китапханә хезмәткәре Фәүзия Исламова да чакырулы иде. Ул Илдус абыйның иҗат юлын тагын да тулыландырып, дөнья күргән китаплары белән таныштырды.
Илдус абый очрашуны: "Яздым, язам һәм язачакмын!"- дигән канатлы сүзләр белән йомгаклады.
Гөлфинә Фазлыева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев