Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сайлаулар алдыннан Азнакайда Халык җыены узачак

Татарстан Дәүләт Советының 8 июльдәге йомгаклау утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына төбәкнең һәм бигрәк тә җирле территорияләрнең үсеш планнарын хәл иткәндә үз сүзен әйтергә мөмкинлекләр тудыру әһәмияте турында ассызыклаган иде. 14 сентябрьдә Дәүләт Советына булачак чираттагы сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге киләчәктәге биш елга билгеләнгән гамәлләр...

Татарстан Дәүләт Советының 8 июльдәге йомгаклау утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына төбәкнең һәм бигрәк тә җирле территорияләрнең үсеш планнарын хәл иткәндә үз сүзен әйтергә мөмкинлекләр тудыру әһәмияте турында ассызыклаган иде.

14 сентябрьдә Дәүләт Советына булачак чираттагы сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге киләчәктәге биш елга билгеләнгән гамәлләр программасын гади халык вәкилләре белән берлектә төзүне күз алдында тота. Бу уңайдан республика районнарында Халык җыеннары оештырыла башлады.

Азнакайда Халык җыены 18 август көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында уздырыла. Анда партиянең төбәк бүлеге сайлау штабы вәкилләре, "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һ.б. катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлаулар алдыннан Азнакайда Халык җыены узачак