"Маяк" газетасы фотоконкурс игълан итә
Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама, урамда беренче гөрләвекләр күренә башлады. Кояш та көннән-көн мәрхәмәтлерәк. Яз җитә, җәмәгать! Ә табигатьнең бу фасылында күңелләрдә дә якты, шатлыклы хисләр уяна, йөзләрдә елмаю чагыла. Менә без дә, редакция хезмәткәрләре, үзебезгә бераз шаян күзлектән карап алырга булдык. Газета укучыларыбыз арасында "Маяк" - файдалы газета" дигән кызыклы...
Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама, урамда беренче гөрләвекләр күренә башлады. Кояш та көннән-көн мәрхәмәтлерәк. Яз җитә, җәмәгать!
Ә табигатьнең бу фасылында күңелләрдә дә якты, шатлыклы хисләр уяна, йөзләрдә елмаю чагыла. Менә без дә, редакция хезмәткәрләре, үзебезгә бераз шаян күзлектән карап алырга булдык.
Газета укучыларыбыз арасында "Маяк" - файдалы газета" дигән кызыклы фотосүрәтләргә бәйге игълан итәбез. Фантазияләрне эшкә җигәбез!
Фотосүрәтләрне безнең электрон адреска - azmayak@mail.ru - җибәрергә мөмкин.
Бәйге нәтиҗәләре 28 мартта игълан ителәчәк, ә җиңүчене бүләкләү - Көлке көнендә, ягъни 1 апрельдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев