27 февраль 2014 яңалыклары
-
Актүбә бистәсеннән Рәмилә Хөснуллина иң яхшы китапханәче исемен алды
26 февральдә 8 нче мәктәп базасында "Педагог-китапханәче" республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Анда мәктәпләрдә эшләүче 5 китапханәче катнашты. Алар дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар, эшләрне оештыру һәм анализлау осталыкларын күрсәтте. Беренче урынга Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Рәмилә Хөснуллина чыкты.
-
Азнакайда җитештерү сферасында эшчәүче эшмәкәрләрнең семинары узды
Җитештерү сферасында эшчәүче эшмәкәрләрнең район семинары булды. Анда төп мәсьәлә итеп үзебенең җитештерүчеләрнең муниципаль район тендрында катнашу юллары, анда җиңеп, мәктәп, балалар бакчасы, сырхауханә кебек учреждениеләрне экологик чиста азык-төлек, кирәкле мебель белән тәэмин итү мәсьәләләре өйрәнелде. Эшмәкәрләр алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Сөләйманова, бүлек җитәкчесе Резеда Шәйхевәлиева, эшмәкәрләр...
-
"Маяк" газетасы фотоконкурс игълан итә
Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама, урамда беренче гөрләвекләр күренә башлады. Кояш та көннән-көн мәрхәмәтлерәк. Яз җитә, җәмәгать! Ә табигатьнең бу фасылында күңелләрдә дә якты, шатлыклы хисләр уяна, йөзләрдә елмаю чагыла. Менә без дә, редакция хезмәткәрләре, үзебезгә бераз шаян күзлектән карап алырга булдык. Газета укучыларыбыз арасында "Маяк" - файдалы газета" дигән кызыклы...
-
“Сайлау хокукын белүчеләр” турнирында Азнакайның 4 нче лицей командасы җиңде
Балалар иҗаты үзәгендә узган "Сайлау хокукын белүчеләр" турнирында шәһәребезнең унынчы сыйныфында укучылардан торган командалар көч сынашты. Аларның белемнәренә территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары бәя бирде. 4 нче лицей командасы үзен иң яхшы итеп танытты. 2 нче мәктәп командасы - икенче, 9 нчы мәктәп командасы өченче урынга лаек булды. Фото http://ispu.ru
-
Азнакайда 450 ветеран торак белән тәэмин ителде
Илгә Җиңү алып кайткан Бөек Ватан сугышы ветераннары, алны-ялны белми фронт өчен хезмәт куйган тыл фидакарьләре районыбызның иң зур хөрмәткә ия, кадерле кешеләре. Аларның тормыш-көнкүрешен кайгырту һәрчак игътибар үзәгендә. Россия Президентының 2008 елгы фәрманы нигезендә бүгенге көнгә 450 ветераныбыз барлык уңайлыклары булган торак белән тәэмин ителде.
-
Азнакай тегү фабрикада яшәләр советы төзелгән
Яшләр хәзерге хезмәт базары таләбен, ягъни эшче һөнәренең "мода"да булуын бик яхшы аңлый. Моны җирлегебездә җитештерүче предприятиеләрнең "яшәрә" баруыннан да күрәбез. Әйтик, нигездә нефть тармагын, башка сәнәгать предприятиеләрен махсус эш киемнәре белән тәэмин итүче "Азнакай киемнәре" җәмгыятендә хезмәткәрләрнең уртача яше - 35 яшь. Соңгы 3 елда гына да биредә 35...
-
Азнакайда җәен 100 мең төп чәчәк утыртылачак
Шәһәребез бу җәйдә тагын да яшелләнәчәк, гөлбакчага әйләнәчәк. - Азнакай үсә, зурая, яңадан-яңа йорт кварталлары, социаль объектлар калкып чыга. Шуың белән бергә яшелләндерү күләме дә арта. Әйтик, узган ел 60-70 төрдәге чәчәкне 80 мең төп итеп утырткан булсак, быел аның санын 100 меңгә җиткерергә уйлыйбыз, - ди "МППБиО" муниципаль унитар...