Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Ямьле дә булды соң Ык буенда

Август аеның бик матур бер көнендә, бер төркем мөмкинлекләре чикле азнакайлылар, Ык елгасы буена урнашкан “Әкият” ял базасында ял иттеләр.

“Анда безне ачык йөзләре, тәмле телләре белән үзебезнең җитәкчебез Гөлнара Мөнир кызы һәм Фәнүзә Фәндәс кызы каршыладылар. Һәр кеше үзләренең күчтәнәчләре белән килделәр. Бу көн июнь-июль-август аенда туганнарны тәбрикләү белән башланып китте. Алып баручылар: Гөлназ белән Илфатка бик рәхмәтлебез. Алар безне төрле уеннар уйнатып, биетеп күңелләребезне күрделәр. Гармунчысыз бәйрәм була мени?! Сәрия апа белән Илгизәр абый гармун моңнарын сиптерделәр генә. Алар уйнаганда җырламыйча, биемичә бер кем дә түзеп тора алмады. Бер кырыйда учак яна, казанда аш пешә, аның хуш исләре урман-кырларга таралып үзенә тартып тора. Шундый тәмле ашларны безгә Фәнүзә һәм аның тормыш иптәше пешерде. Сурәтләргә төшеп, күңел ачканнан соң, сыгылып торган өстәл артында бик күп хатирәләрне искә төшереп, бер-беребез белән аралашып әкият илендә булып, рухи азык алып кайттык. Язмышның ачы сынауларын кичергән кешеләрне сөендергәннәре өчен Гөлнара Мөнир кызына, Фәнүзә Фәндәс кызына һәм безнең ялыбызны күңелле һәм файдалы иткән һәркемгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Авыр, ләкин җаваплы эшләрендэ уңышлар гына теләп калабыз”, – дип яза “Маяк” газетасы редакциясенә Урсай авылында яшәүче Лимуза Нәҗметдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев