Фельдшер эзләп ерак барасы юк
Республика житәкчелеге халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча максатчан эш алып бара. 20 сентябрьдә Банки Сукаеш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу - моның тагын бер ачык мисалы. Резеда Шәрипова Авыл халкының куанычы эченә сыймады, чөнки аларга моңа кадәр медицина ярдәме кирәктә Зур Сукаешка йөрергә туры килгән. Ә бүген үзләрендә...
Республика житәкчелеге халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча максатчан эш алып бара. 20 сентябрьдә Банки Сукаеш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу - моның тагын бер ачык мисалы.
Резеда Шәрипова
Авыл халкының куанычы эченә сыймады, чөнки аларга моңа кадәр медицина ярдәме кирәктә Зур Сукаешка йөрергә туры килгән. Ә бүген үзләрендә күз явын алырлык заманча бина калкып утыра.
Тантананы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Шәмсетдинов ачты.
- Банки Сукаештагы бу ФАП республика максатчан программасы нигезендә төзелде. Аны сафка бастыру өчен 2 млн. сум акча бирелде. Апрель аенда Митрәй авылында нәкъ шушындый пункт ачылган иде. Республикада 2012-2016 елларда барлыгы 350 модульле ФАП сафка басарга тиеш, ә быел - 70. Банки Сукаештагысы - шуларның егерме икенчесе. Программа нигезендә быел 2 млн. сумга Тымытык, Вахитов амбулаторияләре, 100 әр мең сумга 8 ФАП һәм район бюджеты хисабыннан 750 мең сумга тагын 5 ФАП ремонтланачак. Авылларда һәм мәктәпләрдә график буенча күчмә стоматология кабинеты эшли. Ул сезнең авылга да килеп җитәр. Мин район җитәкчелеге һәм депутатлар исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Сәламәтлек Саклау министрлыгына, финанс ярдәме күрсәткән "Татнефть", модульле бинаны төзүче "Азнакай "Нефтемаш" заводы" ачык акционерлык җәмгыятьләренә рәхмәтемне белдерәм, - диде ул һәм халыкны истәлекле вакыйга белән котлап, бирегә чирләп түгел, ә профилактика өчен генә килергә язсын дигән теләген җиткерде.
Айдар Хәләфетдин улы шулай ук бинаның эчке инженер-коммуникация челтәрләрен коруда ярдәм күрсәткән Азнакай электр челтәрен, "Сельхозжилсервис" предприятиесен, район электр элемтә үзәген, юлларны төзекләндергән автомобиль юллары идарәсен, транспорт белән тәэмин иткән "Азнакайнефть" идарәсен, ФАП янын матурлау өстендә алны-ялны белми эшләгән район үзәк сырхауханәсе коллективларын, Зур Сукаеш урта мәктәбе укучыларын билгеләп үтте. Нефтемашлылар да бина төзеп кенә калмаган, үз хисапларыннан аның янын тимер койма белән әйләндереп тә биргәннәр.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель белән комплектлаштырылган. ФАП мөдире-фельдшер Фәния Фазлыева биләмәсенә сокланып туя алмый. 24 ел эшләү дәверендә авылда мондый шартлар аның төшенә дә кермәгән. Биредә процедура; балалар һәм акушерлык бүлмәләрен үз эченә алган фельдшер; санитар һәм хуҗалык бүлмәләре, авыруларны кабул итү урыны бар. ФАП Банки Сукаеш һәм Түбән Сукаеш авыллары халкына хезмәт күрсәтәчәк, аларда барлыгы 250 кеше яши, шуның 53 е - балалар.
"Азнакай "Нефтемаш" заводы" ААҖ генераль директоры Марат Гайсин фельдшер-акушерлык пунктының уңышлы эшләвен теләп, символик ачкычны Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закировага тапшырды.
Тантанада ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Ленар Хәкимҗанов катнашты һәм азнакайлыларның тырышлыгын яхшы бәяләде.
Ә урамда бәйрәм гөрләде. Район-шәһәр Мәдәният йортының тальянчылар ансамбле, Зур Сукаеш мәдәният йортының "Наз" бию коллективы, җырчы-композитор Ландыш Шәрәфиева һәм нәфис сүз остасы Зинфира Кашапова халык күңелен күреп, шатлык бүләк итте.
Гомерләре шушы авылда узган, күпне күргән-кичергән өлкән буын - Фәһимә, Җәүһәрия, Фахирә... апалар исә барысын тамаша кылып, куанычлы вакыйгадан күңелләре һәм йөзләре кояштай балкып, республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп утырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев