Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшкуарлык – икътисадны үстерүдә зур көч

Үз җирлегебездә җитештерүне арттыру, яңадан-яңа эш мәйданнары барлыкка китерү, хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү бүгенге көндә төп проблемаларның берсе булып тора. Әлеге проблемаларны уңай хәл итүдә безгә, иң беренче чиратта, эшмәкәрләр ярдәмгә килә. Менә ни өчен кризис чорында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Хәзер инде җөмһүриятебез җитәкчеләре...

Үз җирлегебездә җитештерүне арттыру, яңадан-яңа эш мәйданнары барлыкка китерү, хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү бүгенге көндә төп проблемаларның берсе булып тора. Әлеге проблемаларны уңай хәл итүдә безгә, иң беренче чиратта, эшмәкәрләр ярдәмгә килә.

Менә ни өчен кризис чорында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Хәзер инде җөмһүриятебез җитәкчеләре дә җитештерүне арттыру, аның белән шөгыльләнүче эшмәкәрләребезгә шартлар тудыру, "салым каникуллары", адым саен тикшерүче "бәйләнчек" контрольлек итүче органнардан азат итү һәм башкалар турында ныграк уйлый башладылар.

Җомга көнне район Советы бинасында районыбыз эшмәкәрләре, алар белән турыдан-туры эшләүче оешма-предприятие җитәкчеләре, фермерлар һәм башка җаваплы кешеләр ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, РФ Президенты каршындагы ТР буенча эшкуарларны яклау уполномоченныеның җәмәгать кабул итү җитәкчесе Рөстәм Янтыков, көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Руслан Латыйпов белән очраштылар. Очрашуны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров районда эшкуарлык эшчәнлегенә анализ ясады.

Бүгенге көндә район бюджетының 24 процентын эшмәкәрләр тулыландыруын, яңа эш урыннары булдыру, яңадан-яңа җитештерү предприятиеләре ачулары турында сөйләп, ул эшмәкәрлекнең районыбыз икътисадын үстерүдә нинди зур роль уйнавын ассызыклады.

Әмма, малтабарлар ярдәмсез яши алмый. Сәнәгать мәйданчыкларын җәелдерү, эшкуарларга техника-җиһаз алырга төрле грантлар бирү, акчалата ярдәмнәр - моның ачык мисалы. Җитәкчеләр урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау программалары, закончалыктагы яңалыклар белән таныштырдылар. Алар сүзләренчә эшмәкәрләргә республика бюджетыннан биреләчәк акча күләме үзгәрешсез калачак. Шулай ук федераль казнадан да күптөрле ярдәм каралган. "Лизинг - Грант" программасы һәрвакыттагыча иң өстенлекле программаларның берсе булып кала. Ул җитештерү максатында төрле җиһазлар, техника сатып алу һәм башка максатларда бирелә. Гаилә һәм терлекчелек фермалары төзү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә бу ярдәм җиңелрәк биреләчәк.

Очрашу барышында җитәкчеләр эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирделәр, фикер алыштылар. Тәкъдимнәр арасында: "Үзеңнән артып калган авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен сәүдә нокталары кирәк" дигәне дә бар иде. Әлбәттә, безнең районда җитештерелгән продукцияне сату өчен уңайлыклар бар. Ярминкәләр эшләп килә, үзәк базарда бу шартларда бушлай сәүдә мәйданчыгы булдырылган. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин киләчәктә кулланучылар кооперациясенең эшен активлаштыру һәм камилләштерү өстендә эшләргә ышандырды. Ул районда азык-төлек базарына уңай йогынты ясаячак. Һәрбер хуҗалыкта үзеннән арткан бәрәңгесе, яшелчә, җиләк-җимеше, йомырка кебек азык-төлеге бар. Авыл халкына аны кайдадыр алып барып сату авырлыклар тудыра. Шул ук вакытта ул әле контрольлек итүче органнар аша тиешле тикшерү дә узмый. Шуңа күрә районыбыз җитәкчеләре хуҗалыктан арткан мондый азык-төлекне өйләргә йөреп җыю турында да фикер йөртәләр. Эшмәкәрләрне иң борчыганы - ул тере акчага ихтыяҗ. Тере акча алу максатында алар, әлбәттә, банкларга мөрәҗәгать итәләр. Доллар, евро арту белән бәйле рәвештә банклар да зур авырлыклар кичерә. Мондый үзгәрешләр булганчыга кадәр кредит алучылар банк процентлары артыр, дип "дер калтырап" торды. Кызганычка каршы, банклар кайбер эшкуарларның процентларын 17 проценттан 30 га кадәр үк арттырып та куйганнар инде. Эшмәкәрләр очрашуда әнә шул проблеманы да күтәрделәр. Җитәкчеләр соңыннан да эшмәкәрләр белән шәхсән очрашып, сөйләшүләр алып бардылар.

Җитәкчеләр газ һәм нефть сәнәгате өчен җиһазлар, запас частьләр хәзерләүче 50 ләп кешене эш белән тәэмин иткән, "СпецМаш" заводында, эшмәкәрләрне әзер бизнес, эш мәйданнары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән дүртенче (!) сәнәгать мәйданчыгында булып, андагы алдынгы эш алымнары белән таныштылар. Казан кунаклары Азнакайда эшмәкәрлек эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә оештырылуы, аларның ирешкән уңышларына, район җитәкчелеге белән үзара уртак тел табып, ныклы ярдәм тоеп эшләүләренә соклану белдерделәр.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшкуарлык – икътисадны үстерүдә зур көч