Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел “Татнефть” Азнакайның балалар бакчаларын төзекләндерүгә 25 миллион сум бүлеп биргән

Белгәнебезчә, азнакайлылар нефтьчеләребезнең ярдәмен даими тоеп яши. "Татнефть" ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев күптән түгел Азнакай районына эш визиты белән килеп, капиталь ремонт ясау буенча нинди ярдәм кирәген белү максатыннан мәктәпкәчә учреждениеләр белән танышып чыккан иде. Танышу барышында ул шәһәрнең 1нче балалар бакчасында хезмәткәрләрнең...

Белгәнебезчә, азнакайлылар нефтьчеләребезнең ярдәмен даими тоеп яши. "Татнефть" ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев күптән түгел Азнакай районына эш визиты белән килеп, капиталь ремонт ясау буенча нинди ярдәм кирәген белү максатыннан мәктәпкәчә учреждениеләр белән танышып чыккан иде.

Танышу барышында ул шәһәрнең 1нче балалар бакчасында хезмәткәрләрнең гадәти тактада кер үтүкләүләрен күрә. Хезмәткәрләрнең авыр физик хезмәтен алыштыру максатыннан, ул аларга заманча үтүкләү җайланмасы бүләк итәргә ышандыра һәм сүзендә тора да. Бу көннәрдә бакча коллективы Рөстәм Мөхәммәдиевнең шәхси бүләгенә - өр-яңа үтүкләү җайланмасына ия булды.


- Балалар бакчасында бу чынлап та бик кирәкле җайланма. Чисталыкны тәэмин итү өчен көне буе аяк өсте кер үтүкләгән күпме хезмәткәрнең авыр хезмәтен алыштырды, - диде бакча мөдире Раушания Сөнгатуллина коллектив, балалар һәм әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтен белдереп.

Быел "Татнефть" ААҖ тарафыннан шәһәребезнең балалар бакчаларында ремонт эшләрен башкару максатында 25 млн сум акча бүленгән.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел “Татнефть” Азнакайның балалар бакчаларын төзекләндерүгә 25 миллион сум бүлеп биргән