Бүген Азнакай укучылары Белем көнен каршылый
Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар! Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән кайнар котлыйм! Бүген, югары технологияләр чорында, ныклы белем тормышта алга баруда, хезмәт баскычлары буенча югары күтәрелүдә төп нигез булып тора. Соңгы елларда федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, шулай ук район, нефтьчеләр ярдәме белән мәгариф...
Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар!
Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән кайнар котлыйм!
Бүген, югары технологияләр чорында, ныклы белем тормышта алга баруда, хезмәт баскычлары буенча югары күтәрелүдә төп нигез булып тора.
Соңгы елларда федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, шулай ук район, нефтьчеләр ярдәме белән мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасы сизелерлек яхшырды. Узган ел яңа микрорайонда «Тамчыкай» балалар бакчасы ачылса, быел биредә 350 урынга исәпләнгән яңа мәктәп сафка басты.
Бу якты бәйрәм көнендә хөрмәтле педагогларга балаларга булган тирән мәхәббәтләре, аларга яхшы тәрбия һәм белем бирүләре өчен тирән рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез кечкенә азнакайлыларны яхшылык кылырга, шәфкатьле булырга, туган якны яратырга өйрәтәсез.
Укучыларның исә белем нигезләрен тирәнрәк үзләштерүләрен телим. Сезнең көндәлектәге һәр бишлегез, һәр җиңүегез безнең өчен мөһим, чөнки сезнең уңыш - ул районыбыз һәм шәһәребез уңышы да. Авырлыклардан курыкмагыз, укыгыз, иҗат итегез, без сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер.
Кадерле беренче сыйныфка баручылар! Бүген сезнең алда яңа дөнья - белем ишекләре ачыла. Мәктәп һәрберегез өчен туган йорттай якын, ышанычлы булсын, үзенә тартып торсын!
Яңа уку елы һәркемгә кызыклы очрашулар, ачышлар алып килсен, максатларыгызга ирешергә насыйп булсын! Барчагызга да сәламәтлек, иминлек телим.
Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев