Ветераннар... Сугыш һәм тыл ветераннары... Һәр ике фронтта да үз-үзләрен аямыйча, тынычлык өчен барган сугышта батырларча көрәшкән, Җиңү хакына яшьлекләре, сәламәтлекләре белән түләгән ветераннарыбызга бүген 80 - 90 яшь. Озын төннәрдә йокысызлыктан интеккәндә, тән сызлауларына җан сыкраулары булып сугыш чорындагы авырлыкларның хатирәсе дә килеп өстәлә.
Без сыйныфташларыбыз белән авылыбызның хөрмәтле...
Ветераннар... Сугыш һәм тыл ветераннары... Һәр ике фронтта да үз-үзләрен аямыйча, тынычлык өчен барган сугышта батырларча көрәшкән, Җиңү хакына яшьлекләре, сәламәтлекләре белән түләгән ветераннарыбызга бүген 80 - 90 яшь. Озын төннәрдә йокысызлыктан интеккәндә, тән сызлауларына җан сыкраулары булып сугыш чорындагы авырлыкларның хатирәсе дә килеп өстәлә.
Без сыйныфташларыбыз белән авылыбызның хөрмәтле кешесе - тыл ветераны Лотфуллина Саймә Мотыйгулла кызы янына бардык. Гыйнвар аенда Саймә әби үзенең күркәм юбилеен - 90 яшен билгеләп үтте.
Чисталык, пөхтәлек, тәртип яратучы Саймә әби бүген улы Алмас, килене Фәйрүзә тәрбиясендә, өйнең түрендә кадерле әни булып көн күрә. Безне дә якты йөз белән каршы алды алар. Беренче укытучыбыз Фәйрүзә апа тәмле итеп коймаклар пешереп торган, әңгәмәбез дә чәй табыны артында бик җанлы барды. Олы яшьтә булуына карамастан, Саймә әбинең хәтере яхшы. Безнең сорауларыбызга да 70 ел элек булган хатирәләрен әле кичә генә булган вакыйгалар кебек, тезеп сөйләде.
-Ат карадым, тырма тырмаладым, сабан сөрдем, тайлар көттем. Хезмәт көненә эшләдек, бер стакан он бирәләр иде. Алтмыш сутый җир сөрсәң, онны ике стакан итәбез диделәр, шул планны үтим дип тырышканда атым тамыры өзелеп үлде. Авылдан Ширәмәткә урман кисәргә җибәрделәр. Әй ул вакыттагы авырлыклар... Ике ат белән урман ташыдым. Бөтен кешегә бер барак, шунда яшәдек. Ачлык, ялангачлык... Сугыштан соң бөтен гомеремне колхозда эшләдем. Өч ул үстердем. Балалар, минем сезгә сүзем шул: еллар тыныч булсын, әти-әниләрегезгә миһербанлы, игелекле, сәламәт, тәүфыйклы булыгыз, тырышып укыгыз. Сугыш бик куркыныч афәт. Аны сезгә күрергә язмасын, - дип, яшьле күзләрен сөртте ветеран.
Без дә, үз чиратыбызда, Саймә әбигә, аның якыннарына озын гомер, сәламәтлек теләп, рәхмәтебезне әйтеп, өйләргә таралыштык. Юл буе беребез дә шаярмады, сөйләшмәде. Һәрберебез ветеранның сөйләгәннәрен тагын бер кат күңеле аша үткәреп, уйланып кайтты. Әйе, без бик тә бәхетле балалар. Миллионлаган кешеләрнең гомере бәрабәренә алынган Җиңү безнең өчен иң кадерле, иң изге бүләк.
Ләйсән Хуҗина,
Уразай мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев