“Бердәм Россия”нең алдан тавыш бирүчеләр белән очрашулары бара
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге РФ ФҖның Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашулар үткәрә.
Халыктан кергән тәкъдимнәр, сораулардан “халык программасы” тупланачак.
Шундый очрашу дүшәмбе көнне партиянең Азнакай бүлегендә үтте. Аны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды.
Чараны “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Ул районның бүгенге көн сулышы, эшчәнлеге күрсәткечләре белән таныштырды, Республика, “Татнефть” җитәкчелегенең һәм ТР Дәүләт Советы депутатларының районыбызга ярдәм-кайгыртуын бәян итте. Очрашуда ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә катнашты.
Азнакайлылар белән турыдан-туры сөйләшүдә студент Динар Гайфуллин, шәхси эшмәкәр Рамил Исхаков, Азнакай районы ТКХ һәм төзекләндерү департаменты директоры, шәһәр Советы депутаты Руслан Мөгътәсимов, ТР Иҗтимагый палатасы Аппаратының әйдәр белгече Диләрә Сатикова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, “Татнефть”нең генераль директоры урынбасары – Мәскәүдәге вәкиллек директоры Азат Ягафаров үзләре һәм платформалары хакындагы чыгыш ясадылар. Алар азнакайлыларның сорауларына җаваплар бирделәр, гозерләрен тыңладылар. “Бердәм Россия” үзенең сайлау алды программасын әзерләүгә кереште. Аның нигезенә халыктан кергән бу тәкъдим-фикерләр дә салыначак.
Очрашуда каралган икенче мәсьәләдә сүз “Безнең ишегалды” программасының җирлегебездә тормышка ашырылуы турында иде.
Программага кертү өчен төзекләндерү объектларына тавыш бирү Дәүләт хезмәтләре порталында 26 апрельдән 30 майга кадәр барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев