Азнакайның күз күреме буенча инвалидлары тулы тормыш белән яшиләр - ФОТОРЕПОРТАЖ
13 ноябрьдә күп кенә илләрдә халыкара Сукырлар көне билгеләп үтелә, ә 15 ноябрьдә - Халыкара ак таяк көне. Әлеге уңайдан Азнакайның Мәдәни үзәгендә күз күреме буенча инвалидлар өчен чара узды Күзебез күргәндә, колагыбыз ишеткәндә, аяк-кулларыбыз йөргәндә сәламәтлекнең кадере әллә ни беленми ул. Җир җимертеп эшләрлек көчебез ташып торса да, еш...
13 ноябрьдә күп кенә илләрдә халыкара Сукырлар көне билгеләп үтелә, ә 15 ноябрьдә - Халыкара ак таяк көне. Әлеге уңайдан Азнакайның Мәдәни үзәгендә күз күреме буенча инвалидлар өчен чара узды
Күзебез күргәндә, колагыбыз ишеткәндә, аяк-кулларыбыз йөргәндә сәламәтлекнең кадере әллә ни беленми ул. Җир җимертеп эшләрлек көчебез ташып торса да, еш кына тормыштан зарланабыз, әз генә бер төшебез чәнчесә дә, түшәккә менеп ятабыз. Ә бит арабызда язмыш салган сынауларны теш кысып күтәрүче, бернинди кыенлыкларга, физик мөмкинлекләре чикләнүгә карамастан, яшәр өчен теше-тырнагы белән тырышучылар да бар.
Аларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза Мәрданшина, район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе вазифасын башкаручы Гөлнара Хәбибуллина изге теләкләрен җиткерделәр һәм иҗтимагый тормышта актив катнашучыларга муниципаль район балшыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Бүгенге көндә Азнакай районында 4 меңнән артык инвалид исәпләнә. Аларның 161 е - күз күреме буенча. Араларындагы 15 е - балалар. Шуларның өчесе - бөтенләй күрми.
- Безнең җәмгыять Мәдәни үзәк белән тыгыз элемтәдә. Инвалидлар биредәге кул эшләре түгәрәкләренә, «Ихлас» фольклор ансамбленә, вокалга йөриләр. Концертларда актив катнашалар, - ди Гөлнара Хәбибуллина.
Бүген бу коллективлар сәхнәдә чыгыш ясап, үзләренең җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
- Безнең «Ихлас» ансамбленә унике кеше йөри. Алар минем күңелне күтәрәләр, мин алар күңелен күрергә тырышам, - ди җитәкчеләре Фәнзирә Арсланова.
Бүләкләнүчеләр арасында ансамбль солисты Атлас ага Зәйнуллин да бар иде.
- Кечкенәдән җырларга яратам. Әле «Хәтирә» ветераннар хорына да йөрим. Подъездан да җырлап кайтып керәм, - ди ул.
Әнә шулай күңел төшенкелегенә ирек куймый яшиләр инвалидлар.
Гүзәл Идрисова белән Валера Зиннәтуллин күптән сәхнә йолдызына әверелгән инде. Әле яңарак кына Казанда «Манзара» тапшыруында да чыгыш ясап кайтканнар. Алар барлык төрле музыка коралларында уйный беләләр. Гүзәл кул эшләренә, камыр ашларына бик оста.
- Без өйдә бикләнеп ятарга яратмыйбыз. Үзебезне сәламәт кешеләр дип хис итәбез. Үзәк китапханәдәге тефлоүзәккә компьютер курсларына йөрибез. Интернеттан бик күп яңа аш-су рецептлары өйрәндем инде. Гастрольләргә еш чыгабыз, - ди Гүзәл.
Ә бит уйлап карасаң, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәү өчен тәннең түгел, иң беренче чиратта рухның сәламәт булуы кирәк.
Резеда ШӘРИПОВА
Белешмә өчен
Дөньяда беренче булып, 1784 елда Франциядә танылган педагог Валентин Гаюги шәхси акчасына үз өендә сукыр балалар өчен мәктәп ача. Ул белем бирүне фәнни нигезгә куя, «уницал» дигән рельефлы-линияле шрифт төзи.
Сукырлар өчен ак таякның тарихы 1921 елдан башлана. Британиянең профессиональ фотографы Джеймс Биггс бәхетсезлек очрагына юлыгып, сукыр калгач, шәһәр буйлап таяк ярдәмендә йөри
башлый. Әмма таягы кара төстә булгач, кешеләр һәм шоферлар аңа игътибар итмиләр. Шуннан соң ул таягын ак төскә буйый. Бу яңалыкны барлык илләрдә дә куллана башлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев