Шәһәребезнең 4 нче лицеенда башлангыч сыйныф, математика, физика һәм информатика укытучыларының зона фәнни-гамәли конференциясе үтте. - Без башлангыч һәм төп мәктәп арасында күчүчәнлекне тәэмин итү, бу юнәлештә проблемаларны ачыклау, иң яхшы укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу өчен җыйналдык, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова. Укытучылар секцияләргә бүленеп, ачык дәресләр,...
Шәһәребезнең 4 нче лицеенда башлангыч сыйныф, математика, физика һәм информатика укытучыларының зона фәнни-гамәли конференциясе үтте.
- Без башлангыч һәм төп мәктәп арасында күчүчәнлекне тәэмин итү, бу юнәлештә проблемаларны ачыклау, иң яхшы укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу өчен җыйналдык, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.
Укытучылар секцияләргә бүленеп, ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрде, докладлар белән чыгыш ясады.
- Яңа мәгариф стандартлары тормышка яраклашкан укучылар тәрбияләүне максат итеп куя. Конференция бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Азнакай укытучыларының иҗади потенциалы сокландырды, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Әлмәт 7 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Сөләйманова.
Нет комментариев