Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар 267 балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итә

Яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр калды. Ата-аналар тырыша-тырыша балаларын мәктәпкә әзерли. Әмма арабызда гадәти мәктәп кирәк-якларын алырга да мохтаҗ гаиләләр бар. Андыйларга ярдәм йөзеннән менә инде җиденче ел рәттән хәйриячелек эшчәнлеге буенча Республика советы инициативасы буенча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм "Бердәм Россия" партиясе яклавында "Мәктәпкә барырга...

Яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр калды. Ата-аналар тырыша-тырыша балаларын мәктәпкә әзерли. Әмма арабызда гадәти мәктәп кирәк-якларын алырга да мохтаҗ гаиләләр бар. Андыйларга ярдәм йөзеннән менә инде җиденче ел рәттән хәйриячелек эшчәнлеге буенча Республика советы инициативасы буенча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм "Бердәм Россия" партиясе яклавында "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелә.

Быел әлеге акциянең барышы турында кызыксынып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевка мөрәҗәгать иттек.

- "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" акциясе барышында быел күпме балага ярдәм күрсәтеләчәк?

- Азнакай районында быел беренче сыйныфка 726 бала бара. Шуның 120 се ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук акция кысаларында мохтаҗлык кичерүче 2-11 нче сыйныфлардан 147 укучыга да ярдәм оештырыла.

- Нинди эшләр башкарылды һәм башкарылачак?

- Барлык предприятие, учреждениеләр җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләргә муниципаль район башлыгы исеменнән акциядә катнашуны сорап хатлар юлланды. Бу акциядә елның-елында мәгариф хезмәткәрләре (быел - 142 мең сум), нефтьчеләр (100 мең сум) зур өлеш кертә. Быел әлеге изге эшкә "Агросила-групп" та кушылды (40 мең сум). Шулай ук социаль яклау, спорт идарәләрен, прокуратура, шәһәр судын, авыл җирлекләреннән Әгерҗе белән Актүбәне билгеләп үтәр идем. Бүгенге көндә утыздан артык коллектив ярдәм кулын сузды.

- Мәктәп комплектына ниләр керәчәк?

- Портфельдә дәфтәрләр, ручка-карандашлар, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен альбомнар, буяулар һәм башка кирәкле канцелярия товарлары булачак. Беренче сыйныфка баручыларга портфельләр тантаналы төстә Мәдәният йортында 18 августта тапшырылачак. Акция кысаларында ятим һәм инвалид балаларга күбрәк игътибар бирелә. Аеруча мохтаҗларга мәктәп формалары бүләк итү һәм бушлай тукландыру мәсьләләре дә каралган.

Форсаттан файдаланып, җитәкчеләрне акциядә актив катнашырга чакырасым килә. Тормыш авырлыклары бер генә баланың да Белем бәйрәмен бозмасын иде. Аларның йөзендәге шат елмаю - безнең өчен иң зур бүләк. Игелек дөньяны коткара диләр. Игелек кылсак, үзебез дә аның җимешен татырбыз.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Чыннан да, тирәбездә шундый ярдәмчел, игелекле кешеләр булганда, тормышыбыз күпкә яктырак һәм авырлыкларны җиңүе дә җиңелрәк.

Резеда ШӘРИПОВА

Сүз уңаеннан

Шулай ук "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе дә дәвам итә. Һәр теләгән һәм мөмкинлеге булган кеше үзенең туган мәктәбенә яки баласы укыган мәктәпкә ярдәм күрсәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар 267 балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итә