Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда шикле пакет табылу факты буенча өч ир-ат токарланды

Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, Кичә, 25 ноябрьдә Гагарин урамындагы 5 нче йорт подъезды ишегендә ясалма шартлаткыч җиһазга охшаган шикле әйбер табылуы турында хәбәр килде. Урынга чыккан оператив тикшерү төркеме әлеге мәгълүматны раслаганнан соң, күпфатирлы йортта яшәүчеләр эвакуацияләнде, Казаннан шартлаткычны зарарсызландыру бригадасы чакырылды. Табылган җиһаз махсус техник чаралар...

Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, Кичә, 25 ноябрьдә Гагарин урамындагы 5 нче йорт подъезды ишегендә ясалма шартлаткыч җиһазга охшаган шикле әйбер табылуы турында хәбәр килде. Урынга чыккан оператив тикшерү төркеме әлеге мәгълүматны раслаганнан соң, күпфатирлы йортта яшәүчеләр эвакуацияләнде, Казаннан шартлаткычны зарарсызландыру бригадасы чакырылды. Табылган җиһаз махсус техник чаралар ярдәмендә ишектән алынды. Соңыннан ачыкланганча, ул шартлаткыч булып чыкмады. Оператив-тикшерү чаралары барышында бүген, 26 ноябрьдә, өч ир-ат токарланды, алар җинаять кылган вакытта айнык булмаганнар. Тулырак мәгълүматны газетабызның җомга санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда шикле пакет табылу факты буенча өч ират токарланды