26 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда шикле пакет табылу факты буенча өч ир-ат токарланды
Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, Кичә, 25 ноябрьдә Гагарин урамындагы 5 нче йорт подъезды ишегендә ясалма шартлаткыч җиһазга охшаган шикле әйбер табылуы турында хәбәр килде. Урынга чыккан оператив тикшерү төркеме әлеге мәгълүматны раслаганнан соң, күпфатирлы йортта яшәүчеләр эвакуацияләнде, Казаннан шартлаткычны зарарсызландыру бригадасы чакырылды. Табылган җиһаз махсус техник чаралар...
-
Азнакайда халыкны берьюлы өч депутат кабул итәчәк
28 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсел Галимәрданов, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТРдагы региональ җәмәгатьчелек кабул итүе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов һәм ТР...
-
Азнакайда спектакльгә билетлар сатудан җыелган акчага инвалидлар өчен газетага язылу оештырылачак
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, "Маяк" газетасы редакциясе, муниципаль район хакимияте белән берлектә, Азнакай халык театры сәхнәләштергән Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектаклен тәкъдим итә. Спектакль 6 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында күрсәтелә. Керү бәясе - 100 сум. Билетлар сатудан җыелган акчага физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен "Маяк" газетасына язылу оештырылачак.
-
Азнакай фермерлары республикакүләм терлекчелек семинарына әзерләнә
Узган атнада Әлкәй авылы фермерлары җирлегендә терлекчелек буенча семинар булды. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Киңәшмә эшендә авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты. Биредә каралган төп мәсьәләләрнең берсе - декабрь аенда булачак республикакүләм терлекчелек семинарына хәзерлек булды. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/
-
Азнакайлылар “Татарстан Республикасының тыл батырлары” китабына мәгълүмат туплый
ТР Министрлар Кабинетының Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) Республика хезмәтчәннәре куйган фидакарь хезмәтне мәңгеләштерү турындагы күрсәтмәсе нигезендә "Татарстан Республикасының тыл батырлары" дип исемләнгән хәтер китабы төзелә. Китапка тәкъдим ителүчеләр исемлегенә 1941 елның 22 июненнән алып 1945 елның 9 маена кадәр, 6 айдан күбрәк эшләгән, шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы...
-
“Татнефть” ААҖ генераль директоры итеп Наил Маганов билгеләнде
25 ноябрь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефть" ААҖ директорлар советы утырышында Шәфәгать Тәхаветдиновның отставкага китүе мәгълүм булды. "Татнефть" компаниясе белән ул 1999 елдан бирле җитәкчелек итте. Аның урынына "Татнефть" ААҖ генераль директорының береняе урынбасары - нефть һәм нефть продуктларын эшкәртү һәм сату идарәсе җитәкчесе Наил Маганов билгеләнде....
-
Азнакай язучылары Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллык юбилеенда хөрмәткә күмелде
Республикабызның көньяк-көнчыгышындагы ун районны колачлаган Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллык юбилеенда Азнакаебызның йөзек кашы булган каләм әһелләренә аеруча хөрмәт күрсәтелде дисәк, һич аттыру булмас. Районыбызда бүгенге көндә ТР Язучылар берлеге әгъзасы булган дүрт язучы яшәп иҗат итә. Юбилей тантанасында Илдус Гыйләҗев - ТР Язучылар берлегенең Рәхмәт хатына, Фәйрүзә Исмәгыйлова -...
-
Азнакай почтамты “Маяк” газетасы белән берлектә “Әбүнәче көне” уздырды
Азнакай почтамты "Маяк" газетасы белән берлектә "Әбүнәче көне" уздырды. Иртәдән үк газета-журналларга язылу өчен тезелгән чиратны күреп, сөенеп куясың. Димәк, халкыбыз гәҗит укырга ярата. Бүгенгесе тагы да күңеллерәк үтте, чөнки әбүнәчеләребез өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Шунда ук үзара сөйләшү дә булып алды: - Нәкъ менә әбүнәче көнендә язылам....
-
Азнакайда мәдәният хезмәткәрләре энергоресурларны нәтиҗәле файдалану турында киңәштеләр
Мәдәният хезмәткәрләре энергоресурларны нәтиҗәле файдалану турында киңәштеләр. Азнакай электр челтәре начальнигы урынбасары Айдар Шәрәфиев энергия куллануны киметү чаралары белән таныштырды. Район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Руслан Дәүләтшин бюджет оешмаларында ягулык, су, җылылык, электр энергияләрен сак тотарга чакырды, һәр учреждениедә бу эш өчен җаваплы затлар билгеләп куярга, ай саен мониторинг...