Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә 85 бала исәптә тора

Азнакайда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге белән комиссия секретаре Эльвира Солтангирова таныштырды. Бүген комиссиядә 85 балигъ булмаган бала исәптә тора. Аларның 29ы - спиртлы эчемлекләр кулланган, 27се - машина йөртү таныклыксыз транспорт чарасы белән идарә иткән, 14е -урлашкан, 9ы - кеше милкен белеп юк итү, 6сы вак урлашу өчен....

Азнакайда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге белән комиссия секретаре Эльвира Солтангирова таныштырды. Бүген комиссиядә 85 балигъ булмаган бала исәптә тора. Аларның 29ы - спиртлы эчемлекләр кулланган, 27се - машина йөртү таныклыксыз транспорт чарасы белән идарә иткән, 14е -урлашкан, 9ы - кеше милкен белеп юк итү, 6сы вак урлашу өчен.

- Балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Без яшүсмерләргә битараф булырга тиеш түгел. Үсмерләр арасында җинаятьчелеккә һәм тәртипсез тормыш алып барган гаиләләргә каршы көрәшне уртак көч белән генә башкарып була, - диде Наҗәт Нәгыймов һәм җәмәгать тәрбиячеләренең эшләрен тагын да активлаштырырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә 85 бала исәптә тора