Илдар Саримовичка яратып һәм хөрмәт итеп хезмәттәшләре әнә шулай дип дәшәләр. Ул һәр көн эшкә яхшы кәеф белән килә. Эш иртәсе башкалар өчен дә Илдар Саримовичның бер елмаюыннан башлана. Хезмәт урынында да, тормышта да нинди генә четерекле хәл булмасын, ул аны һәрчак юмор хисе белән хәл итәргә тырыша.
1985 елны...
Илдар Саримовичка яратып һәм хөрмәт итеп хезмәттәшләре әнә шулай дип дәшәләр. Ул һәр көн эшкә яхшы кәеф белән килә. Эш иртәсе башкалар өчен дә Илдар Саримовичның бер елмаюыннан башлана. Хезмәт урынында да, тормышта да нинди генә четерекле хәл булмасын, ул аны һәрчак юмор хисе белән хәл итәргә тырыша.
1985 елны янгыннан саклау хезмәтенә аяк басып, озак еллар ул үз коллективына тугры хезмәттәш булып кала бирә. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда булса да, яраткан һөнәреннән аерыла алмый, җитди генә эшләп килә.
... Илдар малай чактан ук техникага битараф түгел. Аның иң беренче дусты - велосипед була. Аннан җәй буена аерылмый. Ватылса да үз куллары белән рәтләп куя. Әти-әнисе машина алгач та, әллә ничә тапкыр әтисе белән машинаның "йөрәген" сүтеп җыя. Техника белән бик тиз уртак тел тапканга, мәктәпне тәмамлагач Илдар хезмәт юлын Азнакай технологик транспорт идарәсендә башлап җибәрә. Шуннан ул армия сафларына чакырыла. Аңа Украина якларында хезмәт итәргә туры килә. Армиядә дә техниканы яратып, вакытында "энәсеннән җебенә" кадәр сүтеп-җыя. Ул анда взвод командиры башлыгы урынбасары вазифасына кадәр күтәрелә. Армиядән кайткач, Илдарның язмышы 24 нче янгын сүндерү часте белән бәйле.
Бер көнне часть җитәкчесе Шебалов (ул чакта 87 нче янгын сүндерү бүлеге дип аталган) УТТ эшчеләренә инструктаж үткәрергә була. Шунда ул үткен, зирәк егетне күреп ала да инде. Илдарның эшкә шулай җаваплы каравы ошый аңа һәм аны үзе янына эшкә чакыра. Илдар да озак уйламыйча 24 нче янгын сүндерү бүлегенә урнаша.
Баштарак Илдар кече инспектор, аннан өлкән машина йөртүче булып хезмәт итә. Аны инспекторлык эшеннән бик җибәрәселәре килми. Тик бер көнне коллектив белән чөгендер басуында эшләгәндә Илдар җитәкчегә үзенең техникага якынрак булуы, шул өлкәдә эшлисе килүен әйтә. Хәзер инде янгын сүндерү машиналары Гариповсыз яши дә алмый. Безнең частьнең техника сүтеп-җыю посты республиканың көньяк-көнчыгыш янгын сүндерү частьлары арасында иң яхшысы булып санала. Биредә Илдар Гариповның зур өлеше бар.
- 30 ел эшләү дәверендә минем ике гаиләм барлыкка килде, - ди Илдар һәрвакыттагыча шаяртып. Әнә шулай янгын сүндерү частен да Илдар үзенең зур "гаиләсе" итеп саный. Риммага өйләнгәч, икенче гаиләсе барлыкка килә. Римма, иреннән калышмыйча 16 ел буе биредә старшина булып эшләп, янгын сүндерүчеләрне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тора, бүлекне чисталыкта тота.
Гариповларның хезмәт юлында "Хезмәттәге аерымлык өчен" медале, төрле-төрле бүләкләүләр була. Әлмәт шәһәре янгын сүндерү хезмәтенең 2 нче отряды мактау тактасын да Гариповларның фотосурәтләре бизәп тора.
Янгын сүндерүче гаиләсендә ике ул тәрбияләнеп үсә. Илдар уллары белән горурланып яши. Чөнки алар бу тормышта барысын да үз көчләре белән булдырганнар. Икесе дә югары белемле, бай һәм ныклы гаилә корып яшиләр. Саримыч бүгенгесе көндә ике тапкыр бабай булып, оныкларын сөя.
Александр Никулин,
24 нче янгын часте җитәкчесе урынбасары
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев