Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Мәдәният йорты Ачык ишекләр көнен үткәрде

Сүз дә юк, районыбызның мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, иң беренче чиратта, кешеләргә рухи азык өләшүче, күңел офыкларын киңәйтүче, тормышларына ямь, дәрт өстәүчеләр. Җирлегебездә үткән һәр чарага аларның җан җылысы, зур тырышлыгы салына. Төрле калаларда узучы якташлар очрашуларын аласыңмы, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләр белән күрешүләрме, милли бәйрәмебез - Сабантуйлар, аларны башка төбәкләрдә...

Сүз дә юк, районыбызның мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, иң беренче чиратта, кешеләргә рухи азык өләшүче, күңел офыкларын киңәйтүче, тормышларына ямь, дәрт өстәүчеләр.

Җирлегебездә үткән һәр чарага аларның җан җылысы, зур тырышлыгы салына. Төрле калаларда узучы якташлар очрашуларын аласыңмы, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләр белән күрешүләрме, милли бәйрәмебез - Сабантуйлар, аларны башка төбәкләрдә дә үткәрү, матур йолага әверелгән "Чатыр Тауда җыен" фольклор фестивале, авыл көннәре, ишегалды бәйрәмнәре - берсе дә алар катнашыннан башка үтми. Газетабыз битләрендә чираттагы әңгәмә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова белән.

- Гөлсинә Сәетҗановна, мәктәпләрдә укулар башлангач, мәдәният учаклары ишекләре дә балаларыбызга киң ачылып, төрле түгәрәкләр үз эшләрен башлап җибәрә, ягъни уку елы сезнең өчен дә җаваплы, тынгысыз чор әйеме?

- Әлбәттә, мәдәният йортлары тәрбия учагы, яшь буынны сәнгатькә тарту, аларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү үзәге дә ул. Бүгенге көндә районыбызда эшләп килүче 87 мәдәният учреждениесенең һәммәсенә әнә шул бурыч йөкләнгән. Аларның өчесе балаларга сәнгать-эстетик юнәлештәге өстәмә белем бирү учреждениесе. Бүгенге көндә ундүрт яшькәчә балалар өчен 97 иҗат төркеме эшләп килә, аларга 1356 бала тартылган. Ә инде түгәрәкләр, иҗади остаханәләрне санап та бетермәле түгел, алар һәр учреждение каршында күпләп оештырылган. Әле шушы көннәрдә генә район-шәһәр Мәдәният йорты традицион Ачык ишекләр көнен үткәреп, быелгы уку елына да укучыларны күпсанлы түгәрәкләргә дәште.

- Узган ел республика күләмендә "Авыл клублары" программасы кабул ителгән иде, аның нигезендә эшләр ничек бара?

- Соңгы елларда авыл клубларына игътибар нык артты. 29 август көнне Сарлы авылында әлеге программа кысаларында төзелгән заманча күп функцияле үзәк ачылды. Бинада шулай ук китапханә һәм авыл җирлеге администрациясе дә урын алачак. Бүгенге көндә Әлкәй, Камышлы, Сукаеш, Югары Стәрле, Карамалы, Татшуган, Урсай, Буралы авыл мәдәният йортларында төзекләндерү эшләре бара. Киләчәктә Актүбә бистәсе, Сәпәй авылы мәдәният учаклары да үз тамашачыларын көязләнеп каршы алыр.
Мәдәният - халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра. Гомумән алганда, халыкка ял, буш вакытларын файдалы үткәрү өчен, район һәм шәһәр җирлегендә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган дип исәплим.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Мәдәният йорты Ачык ишекләр көнен үткәрде