11 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Петербург китапханәсендә -“Татар кунакханәсе”
Төньяк башкаланың Гороховая урамындагы 41 нче санлы йортта урнашкан милли әдәбиятләр китапханәсе шәһәрдә һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче ватандашларга яхшы таныш. Биредә татар китаплары бүлеге бар. Моңа кадәр Мөхлисә Зарипова гарәп теле дәресләре алып барды, төрле милли -мәдәни чаралар да оештырыла иде. Агымдагы елның сентябрь аеннан башлап милли әдәбиятләр китапханәсендә "...
-
Азнакай Мәдәният йорты Ачык ишекләр көнен үткәрде
Сүз дә юк, районыбызның мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, иң беренче чиратта, кешеләргә рухи азык өләшүче, күңел офыкларын киңәйтүче, тормышларына ямь, дәрт өстәүчеләр. Җирлегебездә үткән һәр чарага аларның җан җылысы, зур тырышлыгы салына. Төрле калаларда узучы якташлар очрашуларын аласыңмы, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләр белән күрешүләрме, милли бәйрәмебез - Сабантуйлар, аларны башка төбәкләрдә...
-
Азнакайда экстремизм белән кем көрәшергә тиеш?
Азнакай яшьләренең беркадәрен экстремистик оешмалар эшчәнлегенә тартырга омтылыш барыбызны да уяулыкка өндәгән проблемаларның берсе булып тора. "Экстремизмга - Юк!" айлыгы касаларында «Маяк» газетасы азнакайлылар арасында "Экстремизм һәм терроризм белән кем көрәшергә тиеш?" дигән темага сораштыру уздыра. Тавыш бирү сайтның баш битендә уң якта урнашкан. Үзегезнең фикерегезне әлеге мәкалә астында урнашкан...
-
159 азнакайлы яңа һөнәр үзләштергән
Агымдагы елның гыйнвар-август айларында Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 5006 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 2086сы эш эзләүче буларак исәпкә куелган. 1423 кеше мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре ярдәмендә эшле булган. 159 кеше яңа һөнәр үзләштергән.
-
Азнакайдан Марсель Гәрәев көненә 70 гектарда көзге чәчү эшләрен башкара
"Азнакай" АФ" ҖЧҖ Тымытык бүлекчәсенең алдынгы механизаторы Марсель Гәрәев (уңда) "К-714" тракторы белән көнгә 70 гектар җирдә көзге культураларны чәчү эшләрен башкара. Аны бүлекчә җитәкчесе Айрат Харрасов (сулда) белән киңәшләшкән арада фотосурәткә төшердек. Кайбер техник культуралардан кала, районда урып-җыю эшләре тәмамланды. Әмма, авыл хуҗалыгында эшнең тукталып торганы юк. Авыл хезмәтчәннәре...
-
Азнакай мәктәпләрендә “Финанс грамоталылыгы көне” узды
Финансистларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Азнакайның барлык мәктәпләрендә дә "Финанс грамоталылыгы көне" узды. Банк, пенсия фонды, казначылык һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре югары класс укучылары белән очрашып, кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр. Шәһәрнең 2 нче мәктәбендә узган ачык дәрестә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты. Ул тормыш иткәндә килеп чыккан күп...
-
Азнакайның пенсионер-бораулаучысы Камилә Галимуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Азнакай бораулау эшләре предприятиесе делегациясе шушы көннәрдә үзенең ветераны, яңарак кына 90 яшен билгеләп үткән Камилә Галимуллинаны туган көне белән тәбрикләргә Баулы районының Кызыл Яр авылына барып кайтты. Ишектән безне җыйнак төз гәүдәле, йөзеннән мөлаемлык чаткылары сирпеп торган Камилә апа (әби дияргә тел дә әйләнми) үзе каршы алды. Азнакай бораулаучылары...
-
Азнакайда наркопритоннарны бетерү буенча эшчәнлек көчәйтеләчәк
Атналык киңәшмәдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәрдәге кайбер фатирларда притоннар тоту, ялган аракы сату кебек тискәре очраклар булуы турында хәбәрләр алынуын әйтте, аларны кичекмәстән ачыклау һәм бетерүне таләп итте. Россия ЭЭМның Азнакай бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр итүенчә, соңгы бер атна эчендә кизү бүлегенә 157 хәбәр һәм гариза...
-
Сайлаулар азнакайлыларның бердәмлеген күрсәтте
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин 8 сентябрь көнне Чалпы, Сәпәй, Урсай авыл җирлекләрендә узган сайлаулар нәтиҗәсе белән таныштырды. Җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауда халыкның активлык, бердәмлек үрнәкләре күрсәтүен, аларның барысында да "Бердәм Россия" фиркәсе вәкилләренең җиңеп чыгуын билгеләп үтте. - Димәк, халык...