Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

16 украиналы Азнакайда вакытлыча качу урыны сорап мөрәҗәгать итте

Азнакайга Украинадан әлеге республикада канкойгыч вакыйгалар башланган чордан алып бүгенге көнгә 35 кеше килде. Күпләре әти-әниләре, якыннары янына кайтты. Миграция хезмәте бүлегеннән әйтүләренә караганда, аларның 6сы кабаттан Волгоград өлкәсенә киткән. Вакытлыча качу урыны сорап мөрәҗәгать итүчеләр - 16 кеше (12се -зурлар, 4се - балалар). Азнакайга килүчеләр белән элемтәгә кереп карасак...

Азнакайга Украинадан әлеге республикада канкойгыч вакыйгалар башланган чордан алып бүгенге көнгә 35 кеше килде. Күпләре әти-әниләре, якыннары янына кайтты. Миграция хезмәте бүлегеннән әйтүләренә караганда, аларның 6сы кабаттан Волгоград өлкәсенә киткән. Вакытлыча качу урыны сорап мөрәҗәгать итүчеләр - 16 кеше (12се -зурлар, 4се - балалар).


Азнакайга килүчеләр белән элемтәгә кереп карасак та, аларның үзләреннән мәгълүмат ала алмадык, моны аңларга да була, чөнки Украинада калган якыннары өчен борчылалар, аннары, бирегә вакытлыча гына кайтуларын, тынычлык урнашкач, китәчәкләрен дә яшермиләр.


Качакларны кабул итү, аларга яшәү шартлары тудыру турында Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә, район социаль яклау идарәсе әлеге гаиләләр белән элемтә урнаштырып, тиешле эш башлады. Ярдәм сорап гариза белән мөрәҗәгать иткән хезмәткә яраклы һәр кешегә - 7440, пенсионерга - 5709, балага 6851 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтелә.

Социаль ярдәм бүлеге белгечләре әлеге мәсьәләдә аларга консультация-аңлатмалар бирүләрен әйттеләр. Шулай ук "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясе нигезендә быел мәктәпкә барачак Руслан Пухага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча да тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 16 украиналы Азнакайда вакытлыча качу урыны сорап мөрәҗәгать итте