Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Версаль” “Сафира”га әйләнде

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчелегендә шәһәр яшьләре өчен якты һәм истә калырлык вакыйга - «Versal» клубының исемен «Safira»га алыштыру кичәсе узды. 18.00 сәгатьтә яшьләр клуб ишеге янына килеп басканнар иде инде. Шәһәребез ди-джейлары һәм Казаннан килгән кунаклар мавыктыргыч трэклар куйдылар. Бина кар җиһанына төренде, конфетти аттырдылар, күбек шарлары...

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчелегендә шәһәр яшьләре өчен якты һәм истә калырлык вакыйга - «Versal» клубының исемен «Safira»га алыштыру кичәсе узды.

18.00 сәгатьтә яшьләр клуб ишеге янына килеп басканнар иде инде. Шәһәребез ди-джейлары һәм Казаннан килгән кунаклар мавыктыргыч трэклар куйдылар. Бина кар җиһанына төренде, конфетти аттырдылар, күбек шарлары очты болар барысы да яшьләр күңеленә хуш килде.

«Safira» клубы резиденты ди-джей "Stown" бию залына кергән һәр унынчы кызга диск бүләк итте, Җәлилдән килгән ике егет исә тамашачыларны джамп-стайл дип аталган дәртле биюләре белән шаккатырды - кичә кызганнан кыза барды..

Ике өлештән торган - югары класс укучылары һәм яшьләр өчен дискәтүк иртәнгә кадәр дәвам итте... Мондый вакыйга барчабызның да күңелен күтәрде, чөнки яшьләргә ял итү һәм буш вакытларын уздыру өчен бу менә дигән урын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев