25 октябрь 2011 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр хәзер интернет аша сата ала
Күптән түгел шәхси хуҗалык тотучы, крестьян-фермер эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр өчен FARMERSTORE электрон белдерүләр тактасы (http://farmerstore.ru) ачылды. Биредә үзеңдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарын сатарга, техника, азык-төлекне сатып алырга яки авыл хуҗалыгы хезмәтләрен тәкъдим итәргә була. Электрон белдерүләр тактасының оештыручысы булып ТР авыл хуҗалыгы сәнәгатенең мәгълүмати-белешмә хезмәте, ТР фермер һәм шәхси...
-
Сынатмадылар
Кул көрәше буенча район һәм шәһәр беренчелеге ярышларында 16 район мәктәбе катнашты. Уразай урта мәктәбе командасы жиңү яулады (җитәкчесе Р. Нәфыйкова), икенче урынга - тымытыклылар лаек булды (җитәкчесе Г. Рамазанова), өченче урынны Азнакайның 3нче мәктәбе (җитәкчесе С. Булатова) һәм Сарлы мәктәбе спортчылары (җитәкчесе И. Халиков) бүлеште. Ф.Бүләков җитәкчелегендәге командага тиңнәр...
-
Акча санаганны ярата
Район башлыгының торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарә итү компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Районда капиталь ремонт нәтиҗәләре белән "Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты" директоры Марат Авзалов таныштырды. Подряд оешмалары - "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәре предприятиесе, Азнакай ПМК, "ПолимерСтрой", "РемСтройМонтаж", "РСО", "Монолит", "Гарант", "УниверсалСтрой" ҖЧҖ...
-
Моң дөньясында
Халыкара музыка көне уңаеннан Азнакай сәнгать мәктәбендә зур концерт узды. Анда фортепиано, баян, домра, балалайка, скрипка кебек уен коралларында классик әсәрләр, халык көйләре белән беррәттән заманчалары да яңгырады. Мәктәп укучыларының эстетик зәвыгы, сүз дә юк, тамашачыны әсир итәрлек. Бу көнне яңа талантлар да ачылды. Әнә шулай сәнгать мәктәбе һәрчак иҗади...
-
Азнакай саннарда
Бүгенге көндә районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 607 шәфкать туташы һәм 131 табиб эшли. Хезмәткәрләрнең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. 5 табиб "Татарстан Республикасының атказанган табибы" исемен йөртә.
-
Бар да яшьлектәге кебек булды
Актүбә бистәсе башкарма комитетында никахта 50 ел яшәүче гаиләләрнең мәгълүмат банкын булдырды. Ә октябрь башында мәдәният йортының никахлашу залында 8 парны хөрмәтләү тантанасы узды. Тәнзилә һәм Дәбир Абдуллиннар, Әминә һәм Ирхәт Фәрраховлар, Мөхәздәдә һәм Үзбәк Шакировлар, Валентина һәм Рив Поляковлар, Клавдия һәм Валентин Салун, Канифә һәм Фәрит Әгълетдиновлар, Фәрхүрә һәм...
-
Ирекле дружиналар иминлек сагында
Узган елгы корылык тудырган янгыннар авыл җирлегендә алар белән көрәшнең кискен торуын янә дәлилләде. Электән булган колхозара янгын командалары бетерелү сәбәпле, торак пунктларының 24 проценты авыр хәлдә калды - үзәктән шактый читтә урнашканлыктан, аларга ашыгыч барып җитү өчен генә дә 20 минуттан артык вакыт кирәк. Үзебезнең яшәештәге һәм чит илләрдәге...
-
Үзебезнең продукция очсыз булды
Үткән ялда "Юбилейный" стадионында авыл хуҗалыгы һәм сәүдә предприятиеләре катнашында ярминкә үтте. Анда дүрт районнан 17 предприятие катнашты. Үчәлле, Балтач, Таллы Бүләк, Мөслим, Мәлбагыш авыллары белән рәттән Туймазы, Бакалы, Бөгелмә районнары җитештерүчеләре дә үз продукцияләрен базарныкыннан түбәнрәк бәядән тәкъдим иттеләр. Азнакай хәзерләүләр конторасы, азык-төлек комбинаты, май заводы продукцияләре дә көндәшләренекеннән...
-
“Версаль” “Сафира”га әйләнде
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчелегендә шәһәр яшьләре өчен якты һәм истә калырлык вакыйга - «Versal» клубының исемен «Safira»га алыштыру кичәсе узды. 18.00 сәгатьтә яшьләр клуб ишеге янына килеп басканнар иде инде. Шәһәребез ди-джейлары һәм Казаннан килгән кунаклар мавыктыргыч трэклар куйдылар. Бина кар җиһанына төренде, конфетти аттырдылар, күбек шарлары...
-
Якташларның сагынган чагы...
Узган җомгада башкалада яшәүче азнакайлыларның "Чатыртау" җәмгыяте, Азнакай муниципаль районы белән берлектә, «Казан» милли мәдәният үзәгендә якташлар белән очрашу кичәсе уздырды. Узган гасырның авыр һәм болганчык 90нчы еллары башындагы кыенлыкларны берләшеп, ярдәмләшеп узу максатыннан республикада беренчеләрдән булып оешкан Азнакай якташлар җәмгыяте нәтиҗәле эшчәнлеген озак еллар җәелдерә алмыйча, үз казанында гына...