Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киңәшле эш таркалмас

Комиссия шәһәр кварталларының берсендә Узган чәршәмбедә Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин шәһәрнең социаль-бюджет учреждениеләрендә, торак-коммуналь хуҗалыгы объектларында булды. Визит барышында аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җитәкчелегендәге делегация, матбугат, телевидение журналистлары озата йөрде. Эшлекле очрашу мәгариф идарәсеннән башланды. Аның начальнигы Дамир Гыйләҗев Марсель Шәйдуллинны учреждение хезмәткәрләре,...

Комиссия шәһәр кварталларының берсендә

Узган чәршәмбедә Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин шәһәрнең социаль-бюджет учреждениеләрендә, торак-коммуналь хуҗалыгы объектларында булды. Визит барышында аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җитәкчелегендәге делегация, матбугат, телевидение журналистлары озата йөрде.

Эшлекле очрашу мәгариф идарәсеннән башланды. Аның начальнигы Дамир Гыйләҗев Марсель Шәйдуллинны учреждение хезмәткәрләре, аларның эш шартлары белән таныштырды. Биредә урын җитмәү сәбәпле, идарәнең кайбер бүлекләре күрше бина бүлмәләрен арендаларга мәҗбүр икән. Мәгариф идарәсе урнашкан ике катлы мәһабәт бинадан пенсия фонды күчеп киткәч, аның беренче каты бушап калган. Әлеге форсатыннан файдаланып, Дамир Рашат улы бинаны нәтиҗәле файдалану турындагы фикерен җиткерде.

Пенсия фонды идарәсе яңарак кына Төзүчеләр урамындагы элекке балалар сырхауханәсе бинасына күчкән. Капиталь ремонт уздырылганнан соң ул яңарып, иркенәеп, матурланып калган. Клиентларны кабул итүдә уңайлыклар булсын өчен бөтен шартлар да тудырылган. Район башлыгы вазифаларын башкаручы анда килгән пенсионерлар фикере белән дә кызыксынды.

- Фондның яңа урынга күчкәнен әллә белеп бетермиләр, әллә белгечләр өлгер эшли, бернинди чират та юк. Документларыңны әзерләгән арада утырып ял итәргә, таныш-белешең белән аралашырга да була, - ди шәхси эше белән килгән Николай Миронов.

Марсель Шәйдуллин урамнарда, ишек алларындагы чисталык, төзеклекнең торышын, яшь спортчылар өчен төзелгән хоккей кортларын карады, капиталь ремонт узган йортларда яшәүчеләр белән аралашты, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлады. Йорт, квартал өчен җаваплы ТСЖ ширкәтләре рәисләре алдына булган һәм яңа ачылган кимчелекләрне бетерү бурычын куйды, бу мәсьәләләр буенча тәкъдим-киңәшләрен җиткерде.

Комиссия Солтангалиев урамы, 31 нче йорт подвалындагы җылылык үлчәгеч приборларының торышы белән дә кызыксынды. Аппаратның экономия ягыннан нәтиҗәлелеге турында "28 нче квартал" ҖЧҖ идарә рәисе Инсаф Солтанов сөйләде.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы мәшгульлек үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итүнең торышы белән кызыксынды. Үзәк эшен уңай бәяләү белән бергә аның директоры Надежда Юдинага халыкны эш белән тәэмин итүдә әлегә кулланылмаган ресурслардан файдаланырга тәкъдим итте.

Ул көнне Марсель Шәйдуллин Шәйхетдинов микрорайонында, Радужная урамындагы яңа файдалануга тапшырылган йортта, төп вазифаларыннан тыш торак йортларга капиталь ремонт һәм пластик тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнүче "Азнакай ПМКсы" җәмгыятендә дә булды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев