Агымдагы атнада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган «Ышаныч һәм иминлек» – «Доверие и безопасность» XXIII республика конкурсына йомгак ясалды.
Җиңүчеләр арасында “Маяк” газетасы баш мөхәррире урынбасары Таңсылу Саниева да бар. Ел дәвамында укучыларыбызны юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы хәбәрләр белән таныштырып барган хезмәттәшебезне ТР Премьер-министр урынбасары, юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров тәбрикләп, «Юлларның көндәлек тормышы” номинациясендә бүләкләде.
Нет комментариев