Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзара салым - үзебез өчен

2018 елда үзара салым кеше башына 300 сум тәшкил итте, халыктан 361 700 сум акча җыелды.

Авыл халкы үзара салым акчасына юллы булулары, зиратларны төзекләндерүләре, урамнарның яктыртылуы, суүткәргечләрнең яңартылуы һәм башка шундый зур эшләр башкарылуы турында сөенеп сөйли. Тымытык авылында да елның-елында референдумнарның оешкан төстә үтүе, авыл халкының күмәк рәвештә килеп, уңай тавыш бирүе – үзара салым җыюны хуплауларын тагын бер кат дәлилли.

Халык белән чираттагы очрашуда да җирлек башлыгы Эльвира Гыйләҗева дәүләт программасының авыл халкы өчен шактый әһәмиятле булуын ассызыклады.

– Үзара салым җыю күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. 2018 елда үзара салым кеше башына 300 сум тәшкил итте, халыктан 361 700 сум акча җыелды. Бу сумма республикадан бер сумга дүрт сум исәбеннән субсидияләнеп, барлыгы 1 млн 500 сум булып әйләнеп кайтты.

Әлеге программа буенча тупланган акчага җирлектә шактый кирәкле һәм файдалы эшләр башкарылды. Тымытык, Әгер, Күктәкә авылларының юлларына вак таш салынды, урамнарны яктырту проблемалары хәл ителде, диодлы яктырткычлар урнаштырылды. Тымытык, Күктәкә зиратларының коймалары яңартылды, Әгер зиратын төзекләндерү өчен төзелеш материаллары сатып алынды. Акча чүп үләннәрне чабу, җирлек территорияләрен чистартуга да тотылды. Авылларының бүгенгесе һәм киләчәге өчен тымытыклылар битараф түгел. Шуңа да төзекләндерү эшләрендә, өмәләрдә актив булдылар. Зур рәхмәт барысына да. Киләчәктә дә хәл ителәсе эшләрне бергәләшеп башкарып чыгарбыз. Авыл халкы быел да референдумда актив катнашып, уңай фикерен белдерсен иде, – диде җирлек башлыгы Эльвира Гыйләҗева.

Быел җирлектәге төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк. Тымытык авылының Ленин, Тукай урамнарына, Әгердә Тукай, Совет, Җәлил урамнарына, күпергә таш салу, өч авылның да утларын, юлларын карау, төзекләндерү, һәйкәлләрне төзәтү – алда торган бурычларның бер өлеше генә.

Күктәкә авылына янгын сүндерү чараларын аласы бар. Җирлек халкының ял вакытын файдалы уздыру өчен шартлар тудыру, мәдәният, сәнгать, спорт чараларын оештыру өчен дә чыгымнар кирәклеген дә әйтте җитәкче.

Шуны да әйтергә кирәк, авылның матур, төзек булуында салымны үзвакытында түләп баручыларның өлеше зур. Бары тик ел башыннан ук салым акчасын җыеп тапшырып бетергәч кенә, республика акчасы кайта. Шуңа да бу эшне 31 мартка кадәр төгәлләргә кирәк.

Ил төкерсә, күл була, дип юкка әйтми халык. Шулай итеп, үзара салым акчалары авылларга яңа сулыш өрә. Халык та канәгать, авыл да матурая. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев