Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь азнакайлыларның намус Кодексы кабул ителде

Хезмәт коллективларында отчет җыелышлары дәвам итә. Иң эре бюджет оешмаларының берсе булган мәгариф идарәсе дә узган еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, алга бурычларын билгеләде. Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова чыгышыннан күренгәнчә, 2015 ел Яңа Юл микрорайонында «Әллүки» балалар бакчасы, 7 нче мәктәп базасында психологик-педагогик хезмәт ачылу, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең үсеше,...

Хезмәт коллективларында отчет җыелышлары дәвам итә. Иң эре бюджет оешмаларының берсе булган мәгариф идарәсе дә узган еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, алга бурычларын билгеләде.

Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова чыгышыннан күренгәнчә, 2015 ел Яңа Юл микрорайонында «Әллүки» балалар бакчасы, 7 нче мәктәп базасында психологик-педагогик хезмәт ачылу, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең үсеше, республика, нефтьчеләр ярдәмендә мәктәпләрнең, балалар бакчаларының төзекләнүе һәм башка күп кенә уңышлар белән истә калган. Ул кадрлар мәсьәләсе өстендә эшләргә кирәклегенә басым ясады. Бүгенге көндә районда математика, физика, информатика укытучыларына кытлык.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәгариф системасындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтеп, педагоглар алдына белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын тагын да яхшырту бурычын куйды.

Җыелышта «Яшь азнакайлыларның намус Кодексы» кабул ителде.

- Балалар хәрәкәте 20 нче гасырның башында ук туган. Октябрят, пионер, комсомол сафларына керү гади генә булмаган, безнең әби-бабайлар, әти-әниләр яхшылык һәм гаделлек иделларына тугрылык турында тантаналы ант биргәннәр. Без бу традицияне дәвам итәргә телибез, - диде балалар иҗтимагый оешмаларының район берлеге рәисе Булат Мәрданшин.

Берлек утырышында балалар иҗтимагый оешмаларыннан депутатлар һәм лидерлар намус Кодексының гади кагыйдәләрен эшләгәннәр.

Әлеге Кодекска муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин имза куйды.

«Яшь азнакайлыларның намус Кодексы» районның барлык мәктәпләренә урнаштырылачак. Балалар оешмасына кабул ителгәндә һәркем тантаналы төстә ант биреп, бу кагыйдәләрне үтәргә тиеш.

Нәфисә ШӘФЫЙКОВА,

мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь азнакайлыларның намус Кодексы кабул ителде