Яшь азнакайлыларның намус Кодексы кабул ителде
Хезмәт коллективларында отчет җыелышлары дәвам итә. Иң эре бюджет оешмаларының берсе булган мәгариф идарәсе дә узган еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, алга бурычларын билгеләде.
Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова чыгышыннан күренгәнчә, 2015 ел Яңа Юл микрорайонында «Әллүки» балалар бакчасы, 7 нче мәктәп базасында психологик-педагогик хезмәт ачылу, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең үсеше,...