Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Венера Мәҗитовадан соус рецепты

Бик тәмле килеп чыга торган соус рецепты. 

Әле помидорның күп чагы. Сез дә бу соус эшләп карагыз. Үкенмәссез, бик тәмле була. 
Рецепт буенча 4 кг помидорны, 1 кг суганны, 1 әче борычны, 0,5 кг алманы юып, соңгысын төшләреннән тазартып, эрерәк кенә итеп турап, чуен кәстрүлгә пешерергә утыртабыз. Шунда ук 4-5 дәфнә яфрагы, 6 бөртек хуш исле борыч, 10 данә гвоздика, ярты чәй калагыннан күбрәк төелгән корица, 2 аш кашыгы тоз (чүмәкәй итеп), 1 стакан шикәр комы да салып җибәрәбез. 
Шул массаны ике сәгатьләп өстен ачкан килеш кенә (артык пары чыгып бетсен) кайнатабыз. Пешеп бетәргә ярты сәгать кала 5-6 тырнак сарымсак турап салабыз. Бераз суынгач, агач тукмак белән төя-төя, вак сөзгеч аша үткәрәбез. 
Әзер массаны тагын бер кат кайнатып чыгарабыз да, шуңа 100 грамм уксус салып бутыйбыз һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев