Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урсайда балалар өчен күңелле бәйрәм оештырылган

Балалар уеннарда көч сынашкан, велосипедта узышкан.

Урсайда гомер итүче Лимуза һәм Ринат Нәҗметдиновлар үзләренең капка алдында “типтәр” (авылның бер урамын шулай йөртәләр) балалары өчен бик күңелле итеп бәйрәм оештырганнар.

– Балалар велосипедта да узыштылар, мәдәният хезмәткәрләре уздырган уеннарда катнашып, үзләрен зирәклектә дә сынадылар. Соңыннан барысы бергә табын артына җыелып, телеңне йотарлык коймак белән сыйландылар.

Җирлегебездә беренче генә тапкыр үткәрелгән әлеге чарадан авылыбыз депутаты Айрат Хафизов та читтә калмады.

Ринат – авылыбызның инвалидлар җәмгыяте рәисе дә. Лимуза белән гөрләтеп яшиләр, икесе дә уңган-булган, кешегә ярдәмчелләр. Балаларны шулай бергә җыйган авылдашларга зур рәхмәт. Әле алдагы елларда да исән-сау булып, шулай бергә очрашырга язсын! – ди Урсай авылы ветераннар советы рәисе Рузилә Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев