Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманай авылында ишек аллары танымаслык булып үзгәрде

Бүген Урманай да да күңелле вакыйга булды – ике күпфатирлы йорт ишегалларында бәйрәм оештырылды.

Сәбәбе дә җитди – биредә “Безнең ишек алды” республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре алып барылган.

Истәлекле чарада район җитәкчелеге дә катнашып, урманайлыларның шатлыкларын уртаклаштылар.

– Мондый программалар шәһәр генә түгел, авыл халкы өчен дә бик мөһим. Кыска гына вакыт эчендә биредә бик күп эшләр башкарылды, инде булганны хәзер саклап тотарга кирәк, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Ике йортның ишегалдына да асфальт җәелгән, бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Балалар өчен менә дигән мәйданчык куелган. Аннан сабыйларның өзелгәне юк.

– Капиталь ремонт программасы нигезендә йортыбызны тышладылар. Йортта 16 гаилә яшибез, бик дус, татубыз, бөтен өмәләрдә бергәләп катнашабыз. Ишегалдына чыгабыз да, сөенеп туя алмыйбыз, исән-сау яшәргә язсын, – ди Гөлнур Камаева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев