Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укырга беркайчан да соң түгел

Кеше әле укый икән, димәк ул әле яшь, дигән бит Конфуций да.

Пенсия яшендәгеләргә шундый мөмкинлек бирелеп, 2007 елдан республикада – “Өченче яшь Университеты” социаль проекты эшләп килә. Аның районыбыздагы филиалы да 14 нче уку елын башлап җибәрде.

Уку елын ачу тантанасында “Россия пенсионерлары берлеге”нең җирле бүлеге рәисе Зөфәр Вәлиев, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова, "Компьютер нигезләре" “Инглиз теле” һәм “Бакча". Ландшафт дизайны” курслары укытучылары катнашып, чыгыш ясадылар, күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Бу курслар өлкәннәрне бер-берләре белән аралаштыру, рухи яктан тагын да ныгыту, буыннар элемтәсен яхшырту, иҗтимагый активлыкны арттыру максатын да күздә тота. Аларда өлкәннәребез үзләрендә яңа сәләтләр ача, үз-үзләренә ышаныч арта, тәҗрибә уртаклашалар, гомумән, тормышлары яңа төсмер, багланышлар ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев