Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык мәктәбендә Тукай юбилее шаулап-гөрләп узды

Районыбызда татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның юбилей көннәре истәлекле чаралар белән билгеләп үтелде. Шигырь бәйрәмнәрендә, төрле конкурсларда безнең Тымытык урта мәктәбе укучылары да бик теләп катнаштылар. 11 нче сыйныф укучысы Йосыпов Рамазанга шагыйрьнең юбилей елы аеруча зур уңышлар китерде. Ул Г. Тукайның "Яшь агач" мәсәле белән Әлмәттә уздырылган "Театр как...

Районыбызда татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның юбилей көннәре истәлекле чаралар белән билгеләп үтелде. Шигырь бәйрәмнәрендә, төрле конкурсларда безнең Тымытык урта мәктәбе укучылары да бик теләп катнаштылар.

11 нче сыйныф укучысы Йосыпов Рамазанга шагыйрьнең юбилей елы аеруча зур уңышлар китерде. Ул Г. Тукайның "Яшь агач" мәсәле белән Әлмәттә уздырылган "Театр как театр" дигән II республика сәхнә сәнгате, Азнакай гимназиясендә, Казанда "Сәләт" яшьләр үзәге уздырган республикакүләм нәфис сүз осталыгы, Азнакайда уздырылган "Без Тукай милләтеннән", Казанда КФУ уздырган "Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды" дигән Бөтенрәсәй конкурсларында җиңүләргә лаек булды.

26 апрельдә Казанда булу форсатыннан файдаланып, укучым белән "Шигырь бәйрәме»ндә дә катнаштык. Тантанага җыелган халыкның күплеген күреп, шагыйрьгә карата халык мәхәббәтенең никадәр зур булуына тагын бер кат инандык.

Халидә Нургалиева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тымытык мәктәбендә Тукай юбилее шаулапгөрләп узды