Тымытык мәктәбендә Тукай юбилее шаулап-гөрләп узды
Районыбызда татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның юбилей көннәре истәлекле чаралар белән билгеләп үтелде. Шигырь бәйрәмнәрендә, төрле конкурсларда безнең Тымытык урта мәктәбе укучылары да бик теләп катнаштылар.
11 нче сыйныф укучысы Йосыпов Рамазанга шагыйрьнең юбилей елы аеруча зур уңышлар китерде. Ул Г. Тукайның "Яшь агач" мәсәле белән Әлмәттә уздырылган "Театр как...