Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Тәртип» радиосы FM дулкыннарда эшли башлады

«Тәртип» радиосы Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә аерым ешлыкка ия булды.

«Тәртип» радиосы Казанда 93.1 FM дулкынында эшли башлады. Моның хакында «Татар-информ»га радионың оештыручысы — «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

«Тәртип» халык радиосы 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында эшли башласа,  Яр Чаллыда ул 28 августта 90.2 FM дулкынында эшли башлаячак. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырылды. Редакция һәм «Татмедиа» җәмгыяте тыңлаучылар күңеленә хуш килерлек радионы булдыру өчен бөтен тырышлыгын куячак», — диде Шамил Садыйков.

 Мәгълүм булганча, «Тәртип» радиосы тапшырулары моңа кадәр «Болгар» радиосында чыгып килде. Баш мөхәррир Ризәлә Исмәгыйлева белдерүенчә, аерым ешлыкка кире кайту Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң мөмкин булган.

– Кешелекле булганы һәм, шушы эшнең кирәк икәнен аңлап, барыбер бер хәерле нәтиҗәсен чыгарып, халыкка яңадан бүләк итеп, „Тәртип“ не кайтарганы өчен бөтен тыңлаучыларыбыз исеменнән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт сүзләрен җиткерәм,  — диде радионың баш мөхәррире.

 «Тәртип» беренче тапкыр эфирга 2008 елда чыга, 2 генә ай эшли. 2014 елда аерым эфир ешлыгында эшли башлый. 2 елдан соң ешлыгын югалта. «Болгар» радиосында башта тәүлегенә 3, аннары 6 сәгать «Тәртип» тапшырулары буларак чыга.
 

«Миңа бу радио бик ошый, мин аңа бик теләп ярдәм иттем, аны халык та бик ярата. Беренчедән, анда татар моңы, икенчедән — милләт һәм дин. Аны кеше бик көтеп алды. Без, форматлары төрле булса да, „Тәртип“ радиосын „Болгар“ радиосында саклап калдык. „Тәртип“ радиосына аерым ешлык алу өчен күп эш эшләнде, без моңа ирештек. Чөнки „Тәртип“ халыкка кирәк», — диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

«Тәртип» радиосы редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында — Декабристлар урамы, 2 йортта урнашачак. Хәзер радиога коллектив туплау бара. Радионың баш мөхәррире әйтүенчә, үзенең кыйбласын саклап калачак.

«Күп җирдә элекке „Тәртип“ тәге әйберләр булганлыктан, безгә бераз гына үзгәрергә туры киләчәк. „Тәртип“ бүтән форматта эшли дигән сүз түгел, ул нигезен саклап калачак. Аның девизы да „үткән белән көткән арасында күпер салу“ дип атала. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, шушы көткәнгә, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев